Логотип Магариф уку
Цитата:

Гимназиядә – халыкара экологик конференция

Казандагы 155 нче гимназия җирлегендә Казан федераль университетындагы Идарә, икътисад һәм финанс институтының география һәм экология теориясен укыту-өйрәтү методикасы кафедрасы тарафыннан V халыкара...

Казандагы 155 нче гимназия җирлегендә Казан федераль университетындагы Идарә, икътисад һәм финанс институтының география һәм экология теориясен укыту-өйрәтү методикасы кафедрасы тарафыннан V халыкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Ул «Мәктәп укучыларының һәм югары уку йортлары студентларының экологик-географик культурасын формалаштыру» темасына багышланган иде. Моңарчы аның  төбәкара, Россиякүләм статусларда гына үткәрелгәне бар иде. P1090690 P1090640 Быелгысының максаты конференциягә чит ил вәкилләрен катнашуны оештыру һәм татар халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен башка илләрдән килгән вәкилләргә күрсәтү, шуның нигезендә укучыларда экологик культура тәрбияләүне тормышка ашыру иде. Куелган максатка ирешелде дә. Конференция эшендә Төркия, Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Италиядән вәкилләр катнашты. Америка Кушма Штатларыннан да материал алынды һәм конференция җыентыгына кертелде. Чит ил вәкилләре үз илләре хакында кыскача мәгълүмат бирделәр һәм ул илләрдәге экологик торышны бәяләделәр, яшь буынны ничек итеп тәрбияләүләрен ачыкладылар. Бигрәк тә Африка материгыннан Бенин Республикасы, Мисыр Гарәп Республикасы, Азиядән Иордания Хашимит корольлеге, Сүрия Республикасы вәкилләре аеруча уңышлы чыгыш ясады. P1090712


Болардан тыш, Россиянең бик күп төбәкләреннән галимнәр, укытучылар һзм тәрбиячеләр дә катнаштылар һәм конференция эшендә актив чыгыш ясадылар.P1090670 P1090625


Пленар утырыштан соң конференция өч секциягә бүленеп эшләде. Пленар утырышта һәм секция эшендә «Әйләнә-тирә дөнья» дәреслеге авторларының берсе – Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгына караган Мәгарифне үстерү институтының өлкән фәнни  хезмәткәре  Марина Юрьевна Новицкая да катнашты һәм галимнәр, укытучылар, тәрбиячеләр белән үз тәҗрибәсен уртаклашты.


Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,


КФУ профессоры, педагогика фәннәре докторы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ