Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлүсә һәм Закир Шаһбаннар: "Мәктәптә яхшы укыган кешегә тормышта җиңелрәк"

Закир Шаһбанның музыкага сәләтен Илһам Шакиров Себергә гастрольгә барган җиреннән күреп ала, аны Казанга чакыра. Шуннан бирле Закир әфәнденең Казанга килүенә дә 20 елдан артык вакыт узган. Татарстанны...

Закир Шаһбанның музыкага сәләтен Илһам Шакиров Себергә гастрольгә барган җиреннән күреп ала, аны Казанга чакыра. Шуннан бирле Закир әфәнденең Казанга килүенә дә 20 елдан артык вакыт узган. Татарстанның атказанган артисты хәзер тормыш иптәше Гөлүсә ханым белән кызлары Алисәне тәрбияли. Гадәти булмаган гаиләнең көнкүреше, тормыш фәлсәфәсе белән кызыксындык.


сайт


«Кызымның җырчы булуын теләмим»
«Закир абый тумыштан күрми. Көнкүреш эшләрен үзегезгә генә башкару кыен түгелме?» – дибез хуҗабикәгә күрешкән уңайга. «Закир – бик мөстәкыйль кеше, – ди Гөлүсә Шаһбан. – Ул үзен бер дигән итеп карый, киенә-чишенә, пешергәнне җылытып ашый. Кайчак кешегә баргач, бөтенесе аякта басып торса да, аңа: «Закир утыр!» – дип урындык сузалар. Югыйсә, аяклары исән-сау, күзләре генә күрми бит. Җәмгыять тарафыннан кызганулы караш сизелә, тик без аңа мохтаҗ түгел, дип саныйм. Безнең башкалардан бөтен аерма шунда: машинаны үземә генә йөртергә туры килә, урамга чыкканда да иремне җитәкләп алам. Ләкин җитәкләшеп йөрү, киресенчә, бик рәхәт бит! Ашарга пешерү, өй җыештыру кебек эшләрне бары тик үзем башкарам – анысына кысылганнарын яратмыйм. Закирның «моны алып бир әле», «теге әйбер кирәк иде» диюе бүтән гаиләләрдәге ирләргә караганда ешрак инде, әлбәттә. Тик мин моңа ияләнгән, бөтенесендә дә шулайдыр сыман».
«Аның каравы, өй эшләрен эшләргә миңа бары тик әти булыша, – дип сүзгә кушыла 6 нчы сыйныфта укучы Алисә. – Әти мәктәп программасын кичә генә үткәндәй хәтерли. Математикадан биремнәрне аңа бер генә тапкыр кычкырып укыйм – шундук нидән тотынырга, кайсы юнәлештә чишәргә икәнен аңлата. Ләкин беркайчан да ахыргача үзе эшләп, соңгы җавапны әйтми. Миңа да уйланырга урын калдыра. Рус теленә шулай ук басым ясыйбыз, бергәләп иншалар язабыз».


сайт1Алисәне әти-әнисе татар балалар бакчасына йөрткән, әмма аннары рус мәктәбен сайлаганнар. «Баланы татарча сөйләшергә кечкенәдән өйрәттек, өйдә туган телдә аралашабыз, – ди Закир Шаһбан. – Хәзер русча камил белүенә басым ясыйм. Русча әдәби китаплар укырга өндим. Китап уку фикер йөртергә өйрәтә, сөйләм телен баета, фантазияне арттыра. Инша язарга өйрәнүдә дә файдасы бихисап. Хәзерге мәктәп программасы шактый катлаулы бит, башлангыч сыйныфтагы математика буенча кайбер биремнәрне хәтта олы кеше дә чишә алмаска мөмкин. Шулай да Алисәбез гел «5ле»гә генә барырлык бала. Өлкән сыйныфларда укуга ныклап тотыныр инде, әлегә андый максаты юк. Әйбәт уку бала өчен беренче чиратта булырга тиеш, киләчәк шул билгеләргә бәйле бит. Акыллы кешегә тормыш итү дә җиңелрәк. Киләчәктә Алисәне финанс һәм икътисад өлкәсендәге белгеч итеп күрәсем килә. Үзе рәсем ясый, скрипкада уйный, концертларда да катнаша. Әмма кызымның музыка өлкәсенә кереп китүен теләмим. Зур сәләтең булмаса, анда уртакул булып йөрүнең кирәге юк, алай гына зур дәрәҗәләргә ирешеп булмый. Тормышта кирәклерәк һөнәр сайласын. Кызганыч, хәзер мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү дигән нәрсә аксый. Элек укучыларны училище һәм техникумнарга, институтларга экскурсиягә йөртәләр, белем йорты белән таныштыралар иде. Шул тәҗрибә хәзерге укыту программасына да җитенкерәми».


«Компьютерым да, телефоным да сөйләшә»
Шаһбаннар гаиләсе өчен белем алу төшенчәсе – ул Алисәнең мәктәптә алган «5ле»ләре генә түгел. Гомумән, монда һәр гаилә әгъзасы туктаусыз укый, нидер өйрәнә. Закир Шаһбан кайчан карама аудио-китаплар тыңлый. Фәнни-популяр әдәбият белән кызыксына, фәлсәфи һәм тарихи басмаларны үз итә, детективлар ярата. Үзе әйтүенчә, «Вести 24» телеканалын тәүлек буена сүндерми ул – мәгълүмат ташкынына түз генә! Туктаусыз белем алгангамы, Закир әфәнде бик күпкырлы шәхес: ике телдә дә камил сөйләшә, теләсә кайсы дәрәҗәдәге кеше белән уртак тел таба белә. Аралашу дигәннән, компьютеры белән телефоны да күрмәүчеләр өчен яраклаштырылган: текстны укыганны көтеп тормыйча, үзләре сөйлиләр. «1984 елда Бирск шәһәрендәге тернәкләндерү үзәгендә машинкада зур тизлектә басарга өйрәткәннәр иде, – ди Закир әфәнде. – Хәзерге компьютерларда да нәкъ шул ук система. Ун бармак белән минутына 200 билге басам».


сайт3Әни кеше дә белем мәсьәләсендә калышмый. Дипломлы педагог һәм журналист булуына карамастан, хәзер өченче югары белемен ала – логопед һөнәрен үзләштерә.
«Балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим, – ди Гөлүсә ханым. – Фитнеска да йөрим, ял итәргә дә, үземне карарга да вакыт табам. Шигырьләр язам. Иҗат иткәч, күңелдә рәхәт бер тойгы кала. Закир да шигырьләремне бик ярата. Шуларны бер-беребезгә укып, хисләнә-хисләнә кич утырган чакларыбыз шактый. Моңарчы ун еллап эшләмәдем, ләкин өйдәге хатын-кызның мәшәкате тагын да күбрәк икән. Закир белән концертларга гел бергә йөрдек, аның документациясе, оештыру эшләре, түләүләр һәрчак минем өстә булды. Аннары, һәрчак ирем янәшәсендә буласы килүем дә мине бу адымга этәргәндер. Без, хатын-кызлар, җаваплылыкны күбрәк үз өстебезгә алырга яратабыз бит. Үз мисалымнан чыгып әйтмим, ләкин статистика шуны күрсәтә: хәзерге ирләрнең 75 проценты эшләмичә, хатын-кыз җилкәсендә генә яшәргә риза. Закир исә, бик көчле ир-ат. Тимер шикелле нык, сынмас-сыгылмас, ышанычлы кеше ул. Беркайчан төшенкелеккә бирелми, зарланып утырганын да ишетмәссең. Моннан тыш, Закир бик горур, затлы. Аның оешма җитәкчеләренә барып, концертыма билет алыгыз, дип ялынып утыруын күз алдына да китереп булмый. Ә мин Закир белән танышканда кечкенә генә, йомшак холыклы, 26 яшьлек хатын-кыз идем. Кызыбызның да холкы минекенә охшаган – басынкы. Әмма тормыш авырлыклары һәркемне ныклыкка өйрәтә, шуңа күрә Алисәнең бу сыйфаты өчен бер дә борчылмыйм».


«Әнигә көнгә ун мәртәбә шалтыратам»
Ә тормыш, чыннан да, сынауларсыз гына бармый. Закир Шаһбан кечкенә чагында ук әтисен, әнисен, сеңлесен, ике энесен югалта. Себер ягында – Новосибирск өлкәсе Чаны районы Тармакүл авылындагы интернат-мәктәптә тәрбияләнә ул. «Безнең нәсел бараба татарларына карый, – ди Закир әфәнде. – Барабалар – зур милләтнең кечкенә төркеме. Себер урманнарында җиләк-гөмбә җыеп, күл буйларында яшәүче дүрт меңләп халык. Бараба татарларының диалекты Казан сөйләменнән шактый аерыла. Бирегә килгәч, татарча камил өйрәнүне үземә төп максат иттем – артист кеше матур сөйләшергә тиеш».
Закир Шаһбанның Татарстанда якын туганнары булмаса да, аңа бер генә минутка да үзен ялгыз итеп тоярга ирек бирмиләр. «Мин Аксубай районы Яңа Ибрай авылыннан, гади колхозчылар гаиләсендә үстем, – дип сүзне дәвам итә Гөлүсә ханым. – Без өч бертуган, өчебезгә дүрт бала – дүртесе дә кыз. Балалар бер-берсен бик якын итәләр, озак күрешмичә торсалар юксыналар. Үзебез дә туган җанлы. Казан белән Аксубай арасындагы 200 чакрымны бар дип тә белмибез, атна саен диярлек туган йортка җыелабыз. Әти-әни белән телефоннан сөйләшүне әйткән дә юк инде! Көнгә 5-6 мәртәбә, кайчак унар тапкыр шалтыратам. Еллар үткән саен әти-әнинең кадере арта бара икән. Тормыш шуңа өйрәтте: аларның хәер-фатыйхасыннан башка берни эшләргә ярамый, ахыры барыбер хәерсез төгәлләнә».


«Никахлар саны бездән генә тормый»
Зирәк нәтиҗәләр ясарга Шаһбаннар яши-яши өйрәнә. Икесе дә бәхетләрен озак эзләп тапкан кешеләр. Закир Шаһбанның бу – дүртенче, Гөлүсә ханымның икенче никахы. «Беренче мәртәбә кияүгә чыгуымны бүген төш кебек кенә искә алам, – ди Гөлүсә Шаһбан. – 18 яшьлек юләр чагым. Җитди адымга баруымны уйларга да өлгермичә, танышкан уңайга кияүгә чыктым, сигез айдан әйләнеп тә кайттым. Рәнҗетте…»
«Никахлар саны – мактана торган әйбер түгел, – дип тормыш иптәшенең сүзен дәвам итә ир кеше. – Ул бездән генә дә тормый, язмыштыр инде…


Лилия Заһидуллина.


Тулысынча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ