Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөмбәле бәла

Август – гөмбә сезоны. Ә гөмбәнең иң тәмлесе урманда була. Оста гөмбәчеләр аның баш калкыткан вакытын белеп, сезон җитүгә, шунда ашыга. Нәкъ менә шул вакытта ашыгыч ярдәм телефонына урманда адашып кал...

Август – гөмбә сезоны. Ә гөмбәнең иң тәмлесе урманда була. Оста гөмбәчеләр аның баш калкыткан вакытын белеп, сезон җитүгә, шунда ашыга. Нәкъ менә шул вакытта ашыгыч ярдәм телефонына урманда адашып калганнар турында ярдәм сорап шалтыратучылар бермә-бер арта.


АДАШКАН ОЧРАКТА НИШЛӘРГӘ?



  1. Паникага бирелмәскә!

  2. «112» бердәм ашыгыч ярдәм телефонына шалтыратырга. Бу номерга телефон балансында акча беткән очракта да шалтыратып була.

  3. Бер сәгать дәвамында адашкан урында калырга.

  4. Туфрак өстендә карта сызарга, анда маршрутны мөмкин булганча төгәл күрсәтергә.

  5. Горизонт юнәлешләрен билгеләргә тырышырга. Мисалга, каен агачының көньякка караган кайрысы аксылрак, ә ылыслы агачларның төньякка карап торган ягы карарак булыр.

  6. Үз-үзеңә ышанырга, ярдәм киләчәгенә шикләнмәскә.


Калган киңәшләр “Гаилә һәм мәктәп” журналының август санында.


Фотосурәтнең чыганагы: http://snitsya-son.ru/


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ