«Гыйлем»: популяр фәнни белем татар телендә

Татар телендә фәнни-популяр өстәмә белем бирү чыганаклары соңгы елларда шактый дөнья күрде. Дөрес, аларның күпчелеге татар теле, әдәбияты, татар тарихы буенча. Төгәл фәннәрдән, аерым алганда, физикадан, Гамәли семиотика институты тәрҗемә иткән интерактив әсбаптан кала ниндидер яңа ресурслар күренмәде. Ә бит укытучыга да, белем бирү татар телендә алып барыла торган мәктәпләрдә аерым предметларны тирәнтен өйрәнүче укучыларга да, заман белән бергә атлау, сыйфатлы белем алу өчен, татар телендәге ышанычлы фәнни-популяр чыганаклар кирәк. Бу өлкәдә туган бушлыкны тутыру белән «Гыйлем» порталы шөгыльләнә башлады.

Айдар Шәйхин,
«Гыйлем» белем бирү порталы мөхәррире

шайхин обр

Тел белеменнән квантлар  физикасына кадәр
«Гыйлем» шактый киң тематика белән эшли. Сайтта урын алган язмалар арасында сез тел белеме, милли сәнгать һәм милләт тарихы кебек «традицион» темалардан алып татар матбугатында сирәк чагылыш тапкан квантлар физикасы, психиатрия, вирусология, микробиология, сәясәт гыйлеме, астрофизика һәм галактикалар астрономиясе кебек фәнни юнәлешләр турында да материаллар таба аласыз. Менә бу күптөрлелек сайтны яшәтүчеләр өчен шактый проблема тудыра, чөнки текст авторларын, тәрҗемәчеләрне, тәрҗемәләрнең фәнни яктан дөреслеген тикшерүче фән эшлеклеләрен табу шактый авыр. Әмма, бәхетебезгә, ярдәмчеләребез гел булып тора. Язмаларыбызны тел ягыннан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре күзәтсә, фәнни дөреслеген мәктәп укытучылары да, КФУның Математика һәм механика институты галимнәре һәм Бионанотехнологияләр лабораториясе хезмәткәрләре тикшерә. Медицина өлкәсенә караган материалларны исә Башкортстан тире-венерология диспансеры медицина профилактикасы бүлеге башлыгы М. Хәйдәров тикшереп төзәтә. Әлегә татар белгечләре тарафыннан игътибарга алынмаган юнәлешләргә фән эшлеклеләре әкренләп тартыла бара.

Җир шарының теләсә кайсы почмагында яшәүче татар баласы үзенең туган телендә бу җиһан, аның кануннары, галәм, планетабыз, тереклек, кешелек турында укый алу, белемен арттыру мөмкинлегенә ия булырга тиеш. Татар мәктәпләре укучылары дәрестә укытучыга биреп өлгермәгән сорауларына җавапны Интернетта русча түгел, ә үз туган телендә дә эзли һәм таба алсын.

Укы, рәсемнән өйрән, видеосын кара
Мәгълүматны башка тиз «сеңәрлек» итеп җиткерүнең иң уңайсыз ысулы – күләмле текст. Хәзер, кызу тизлектә эшли торган социаль медиа заманында, яшь буын кыска-кыска текстлар укырга, артык озын булмаган видеолар карарга, матур-матур рәсемнәргә текәлеп утырыр­га яисә инде юлда йөргәндә, өйдә нидер эшләгәндә, аудиоязма тыңларга өйрәнгән. Бу – сүз уңаеннан, безнең фикерләү тәртибен әкренләп үзгәртә бара торган бер күренеш, һәм «Гыйлем»дә бу турыда язма да дөнья күргән иде. Күңелем белән моңа ризасызлык белдерсәм дә, изге максатлардан чыгып, барыбер, шул агымга кушылырга мәҗбүрбез: белемне визуальләштерергә кирәк. Бу юнәлештә беренче адымыбыз татарча инфографика ясау булды. Инфографика белән барыбыз да таныш: теләсә кайсы диаграмма шушы термин белән аталырга мөмкин. Әмма чын инфографика (аны тагын инфограм диләр) мөмкин кадәр уңайлы, бай эчтәлекле, төгәл һәм матур булырга тиеш. Сайтыбызда сез химия, тарих, лингвистика, психология, медицина һәм физика буенча инфограмнар таба аласыз. Боларны бастырып чыгарып, кабинетларда эләргә һәм дәресләрдә кулланырга мөмкин. Укучыгызга компьютердагы рәсемен күрсәтсәгез дә, аңа, һичшиксез, кызык булачак ул. Кайбер мәктәпләр безнең инфографикаларны кулланырга өлгерде инде. Мәсәлән, «Гыйлем» тәрҗемә иткән инфограмнар Казанның 2 нче лицеенда татар теле кабинетын бизи. Аларны Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта да очратырга мөмкин.

Видеодәресләр – шулай ук бик отышлы формат. Тиздән сайтыбызда КФУ галимнәре белән төшерелгән видеоязмаларыбыз урнаштырылачак. Фәнни күренешләрне татар телендә аңлаеш­лы итеп тасвирлаган бу материаллар имтиханнарга әзерләнүчеләргә бигрәк тә файдалы булыр, дип ышанабыз.

Фәнни терминнарны каян табасы?
Татар филологиясе һәм әдәбияты буенча диссертацияләр дә русча язылган заманда, әлбәттә, телебез тулысынча фән теле булып яши алмый. Моның тискәре нәтиҗәсе – фәнни терминологиянең сайлыгы. Бу хәлне төзәтеп була. Иң җиңел юлы – текстлар язу һәм тәрҗемә итү. Тәрҗемә барышында төрле төшенчәләр белән очрашырга туры килә. Инглизчә issue engineering русча тканевая инженерия дип бирелә. Әмма татарча яңгырашы – тукымага кагылышлы инженерия. Ә ни өчен тукыма инженериясе түгел? Текстны укымыйча, аңлап булмый. Мондый очрак­лар бихисап. Тәрҗемәчеләргә бик нык эзләнергә һәм уйланырга туры килә. Терминнар проблемасы порталыбыз өчен бик актуаль. Бу мәсьәләгә багышланган дискуссияләрдә сез дә катнаша аласыз. Белемне балаларга җиткерүчеләрдән башка мондый мәсьәләләрне хәл итеп булмый.

«Гыйлем»нең язмаларын bez@giylem.pro сайтыннан тыш социаль челтәрләрдә укырга мөмкин. ВКонтакте, Facebook, Instagram кебек челтәрләрдә актив эшләү бик мөһим, чөнки алар аша бик күп мәгълүмат уза. Шулай ук «Ялкын» журналының һәр санында безнең рубрика чыгып килә. Татарча фәнни язмалар белән анда да таныша аласыз.

Бу санның башка язмалары белән танышыгыз.

2 thoughts on “«Гыйлем»: популяр фәнни белем татар телендә

  1. 1) issue түгел, tissue.

    2) тукыма ..се булса да, тукымага кагылышлы … булса да, бер үк бугай инде ул! тукыма сүзенең ике мәгънәсе бар. бары тик шуның өчендер инде ул. әмм бит алай итеп кенә тукыма сүзе үзгәрми. болай итеп мәгънә аерымлыгын күрсәтү — бик яхшы ысул түгел бугай. ә инглиз телендә tissue сүзе бары тик үсемлекләр һәм хайваннар тәне тукымасын гына аңлата икән.

  2. «… заман белән бергә атлау, сыйфатлы белем алу өчен …» — мин бу фикер белән килешмим, чөнки китапларны башка телдә дә укып була. (урысча , инглизчә). бу кемнәргә кирәк — «копи паст» ясап реферат язучыларга, һәм просто татар телен кулланырга теләүчеләргә.

Добавить комментарий