Һәр гамәл анализ таләп итә (Дәрес анализының белем бирүдә әһәмияте)

Зәлфирә ҖАМАЛЕТДИНОВА,
КФУның Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләре белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәгенең өлкән укытучысы, татар теле дәреслекләре авторы

Дәрескә анализ ясау ник кирәк? Аның әһәмияте нәрсәдә? Бу сорауларга җавап бирү өчен, заманча дәрескә куелган таләпләрне карап китү кирәктер.
Дәрескә, гадәттә, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, тикшерә торган орган вәкилләре керә. Мәктәпнең эш планындагы эшчәнлек төре буларак, укытучылар да бер-берсенең дәресләрен карый алалар. Бу – белем бирү системасында эшнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән гадәти күренеш – укытучыларның үзара тәҗрибә уртаклашуы. Шуны онытмаска кирәк: тикшерүче яки күзәтүче буларак дәрестә катнашу зур җаваплылык сорый, чөнки һәр гамәл билгеле бер анализ таләп итә, һәр эшнең нәтиҗәсе билгеле булырга тиеш. Шуңа күрә педагоглар, «чит» дәрескә куелган таләп­ләрне, һичшиксез, күзалларга, дәрестә күзәтү объектларын билгеләргә, көтелгән нәтиҗәләрне фаразларга, билгеле бер схемага нигезләнеп, эшне анализларга тиеш булалар.
Кемдер керер дип көтелгәндә, укы­тучы, план төзегәндә, укучылар эшчәнлеген күз алдында тоту белән беррәттән, карарга (тикшерергә) кергән педагог өчен дә дәрестәге эшчәнлекне күрсәтүне алдан билгели: максат, бурычларны, планлаштырылган нәтиҗәләрне ачык­лый. Шул максаттан, укытучы белем алу чыганакларын, дәрес төзелешен, укучылар эшчәнлеген оештыру формаларын, эш төрләрен, алымнарын сайлый, планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешүне ачыклап бару адымнарын билгели. Дәрес тәмамлангач, барлык шушы таләпләрнең үтәлешен, ирешелгән нәтиҗәләрнең дәрәҗәсен билгеләп, үзанализ ясый.
Укытучының үзанализыннан соң дә­рескә кереп утырган педагоглар дәрес­тәге эшчәнлекнең максатын, оештыру формаларының нәтиҗәлелеген ачыклый ала. Гомумән, дәрескә анализны шул очракта гына дөрес биреп була.
Анализның төрен билгеләү – мөһим таләпләрнең берсе. Әлеге эшнең билгеле бер схемасы була. Дәресне, алда әйткәннәргә нигезләнеп, этаплап, я булмаса берничә этапны берләштереп яки тулысынча анализларга мөмкин.
Анализ вакытында укытучының уку­чылар эшчәнлеге өчен махсус шартлар тудыруына, белем алу чыганакларын отышлы сайлавына, эшчәнлекне оештыру формаларының планлаштырылган нәтиҗәләргә юнәлтелгән булуына игътибар ителә.
Федераль дәүләт белем бирү стандартының (ФДББС) методологик нигезе – эшчәнлекле юнәлеш методы. Бу исә дәрестә укучы белемне уку һәм та­нып-белү эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзләштерә дигән сүз. Укытучы укучыны мавыктыргыч гамәлләр аша уку эшчәнлегенә тарта. Моның өчен биремнәр, бер-берсенә тыгыз бәйләнештә, теманы эзлекле ачып бирерлек итеп, укучыга тәкъдим ителергә тиеш. Һәр бирем махсус бер нәтиҗә чыгаруны күздә тота, шул нәтиҗәләрдән уку мәсьәләсен чишүнең гомуми ысулы туа. Укучы дәрес­тә башкарган гамәлләре аша үзендә күнекмә формалаштыра, гамәлдә кулланырга өйрәнә. Шуңа күрә дәрескә сайланылган белем алу чыганаклары, укучылар эшчәнлеген оештыру алымнары – барысы да укучыда универсаль уку гамәләре (УУГ) формалаштыруга юнәлтелгән була.
Дәресне караган җитәкчеләр анализны укытучы белән индивидуаль оештыра. Дәрес анализы әдәп-әхлак кагыйдәләренә, педагогика һәм психология фәннәре кануннарына, дәрестә булган төгәл фактларга нигезләнеп ясала. Анализ вакытында бирелгән киңәш һәм тәкъдимнәрне укытучы үз эшчәнлегенә методик ярдәм буларак кабул итә. Алга таба ул тәкъдимнәр дәреснең сыйфатын, укытучы һәм укучылар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыра. Дәрес анализы укытучыларга гамәли өйрәнү формасы буларак эффектив педагогик алым булып тора.

ФДББС таләпләренә җавап биргән дәрес анализы схемасы

Әлеге тема буенча материаллар:

Анализ и самоанализ урока в условиях реализации ФГОС ОО

Добавить комментарий