Логотип Магариф уку
Цитата:

Һиндстан – Татарстан хезмәттәшлеге ныгый

Һиндстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Панкадж Саран житәкчелегендәге делегациянең Татарстанга рәсми визит дәвам итә.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Һиндстан кунагы катнаш...

Һиндстанның Россиядәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Панкадж Саран житәкчелегендәге делегациянең Татарстанга рәсми визит дәвам итә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Һиндстан кунагы катнашында матбугат конференциясе үткәрелде.


 

Панкадж Саран әфәнде үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле сөйләшү вакытында Һиндстан белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне тагын да ныгыту мәсьәләләре тикшерелүен әйтте.


– Без мәдәният, мәгариф юнәлешендә дә матур башлангычлар алып барабыз. Казан медицина университетында, Казан федераль университетында бик күп студентларыбыз белем ала. Аларга биредә уку бик ошый. Алар өчен бөтен шартлар да тудырылган. Шул уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтемне җиткердем.


Татарстанда ике көн дәвамында барган очрашу-сөйләшүләр, «Иннополис» икътисад зонасында алынган тәэсирләр Һиндстан кунагын уйландыра, кызыктыра, киләчәктә инвесторларны тарту өчен җирлек тудыра. «Уртак бер фикергә килеп эшләгәндә без әйбәт нәтиҗәләргә ирешә алырбыз», – диде П.Саран әфәнде. Ни әйтсәң дә, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә Һиндстан алдынгы илләр рәтендә санала.


Казан вертолет заводы эшчәнлеге дә Һиндстанны нык кызыксындыра. Бу ил бездән 15О вертолет сатып алган. КамАЗ да инвестрларны кызыксындыручы эре предприятиеләрнең берсе. Бу юнәлештәге уртак тырышлык ике ил арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга этәргеч бирәчәк.


Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә Һиндстан белән хезмәттәшлекне ныгытырга җыена. Конференциядә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Хөсәенов шул хакта сөйләде.


Конференциядә журналистларны кызыксындырган башка сорауларга да тулы җавап алынды.


Мидхәт Садыйков



Фотосурәтнең чыганагы: sntat.ru
Видео: пресс-конференция, посвященная визиту Чрезвычайного и Полномочного посла Индии в Республику Татарстан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ