Логотип Магариф уку
Цитата:

ИГЪТИБАР! “Авыл укытучысы-2016” бәйгесенә нинди яңалыклар кертелде?

“Авыл укытучысы” конкурсы “Мәгариф” журналы тарафыннан инде өченче мәртәбә оештырыла. Без аны ел саен камилләштерергә омтылабыз. Быел да аңа кайбер яңалыклар керттек. Менә алар: Министрлык белән бергә...

“Авыл укытучысы” конкурсы “Мәгариф” журналы тарафыннан инде өченче мәртәбә оештырыла. Без аны ел саен камилләштерергә омтылабыз. Быел да аңа кайбер яңалыклар керттек. Менә алар:



  1. Министрлык белән бергә.


2016 елгы “Авыл укытучысы” конкурсын “Мәгариф” журналы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә үткәрә. Конкурсның 3 нче этабында төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм журнал тарафыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.



  1. Финалга чыгучыларның барысы да җиңә.


Әлбәттә, беренче 3 урын ияләре ачыкланачак. Аларга бәйгенең төп иганәчесе “Мелита” ширкәте мех туннар бүләк итәчәк. Шулай ук 3 нче турның (мастер-класслар бәйгесенең) башка катнашучылары да үз номинацияләрендә җиңүче буларак таныла. Шуның белән беррәттән, 1 нче этапта катнашкан барлык укытучыларыбыз да “Авыл укытучысы-2016” конкурсында катнашучы статусын ала һәм билгеләнгән тәртип буенча редакциядән сертификат ясатырга мөмкин.



  1. Яңа бирем.


Һәр ел саен без 1нче этап биремен үзгәртәбез. Быел да катнашучылар иҗади эшләрендә авыл мәктәбе шартларында балаларга белем һәм тәрбия бирүдә килеп туган мөһим бер проблеманы үзләре тәкъдим итәргә, шәхси тәҗрибәгә нигезләнеп, аны чишү юлларын күрсәтергә тиеш. (Язмага таләпләр – Нигезләмәнең 2.2.1-2.2.11 пунктларында)



  1. Шәһәр укытучылары, студентлар, сез дә кушылыгыз!


Авыл мәктәбе проблемаларына игътибарны тагын да арттыру максатыннан, быел 1 нче этапта шәһәр укытучыларын һәм педагогик уку йортлары студентларын да катнашырга чакырабыз. Шәһәр мөгаллимнәре, авыл мәктәбендә белем бирү шартлары белән хәбәрдар булуларын дәлилләп, теге яки бу проблемага үз карашын белдерергә, аны чишү юлларын тәкъдим итәргә тиеш. Студентлардан исә “Мин авыл мәктәбенә укытырга кайтыр идемме?” дигән сорауга дәлилле җавап язуы сорала.



  1. Басма һәм электрон сертификатлар


1 нче этап нәтиҗәләре игълан ителгәнче үк, катнашучылар (катнашучы статусы иҗади эшнең сайтта басылып чыгу факты белән раслана) быел басма гына түгел, ә электрон сертификатка да заказ бирә алалар. Сертификат ясау чыгымнарын каплау шарт: электрон – 150,00 сум, басма – 250,00 сум. Түләү безнең сайт аша гына башкарыла.


«Авыл укытучысы» бәйгесендә катнашу шарты үзгәрмәде: «Мәгариф» журналына яки ул кергән комплектларга (П2423, П2694, П2433, П2467 индекслары) яки басманың электрон версиясенә 2нче яртыеллыка язылу шарт. Конкурсның Нигезләмәсе - http://magarif-uku.ru/contest/avyl-ukytuchysy-2016-konkursy-nigezle/


1нче этапка иҗади эшләр 30 июньгә кадәр awil2016@mail.ru электрон почтасына кабул ителә


Укытучылар, бу бәйге сезнең өчен!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ