Логотип Магариф уку
Цитата:

Иҗади шәхес тәрбиялибез

Без, укытучылар, укучыларыбызның киләчәктә иҗади фикерләүче шәхес булуларын телибез, мәктәптә уку дәверендә аларны олы тормышка әзерлибез. Моның өчен аларны теоретик белемнәр белән генә түгел, практик күнекмәләр белән дә баетып, белемнәрен көнкүрештә кулланырга өйрәтергә дә тиешбез.

Укучыларыбыз киләчәктә тормышта үз урыннарын табып, җәмгыятьне үстерүдә үзләреннән өлеш кертсен өчен аларның аралашу осталыкларын, коллективта эшли белү күнекмәсен камилләштерү мөһим. Балаларыбыз катлаулы тормышта югалып калмасын дисәк, без аларны мәктәптә үк тормышка яраклашырга, эш төрләрен, тәртибен даими алмаштырып, яңалыкларны җиңел кабул итәргә юнәлдерергә тиеш. Укучылар дәрес вакытында һәрдаим уйларга, фикерли белергә тиеш. Бу максаттан безгә соңгы елларда республикабызда актуаль булган сингапур укыту методлары  ярдәмгә килә. ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтүенчә: “Сингапур белем бирү системасы традицион ысулларга каршы килми, аны уен формалары, эш алымнары белән баета гына. Укытучы тренер, партнер роленә керә. Укучылар кечкенә яки зур төркемнәрдә, материалны кабатлап, һәр 15 минут саен алга омтылалар. Дөрес фикер бергәләп табыла.”

Әлеге методның чынлап та уңай яклары күп. Безнең белем бирү системасында укучыларга төп мәгълүмат җиткерүче булып укытучы гына иде. Ә төркемләп эшләгәндә балалар үзләре дә мәгълүмат таба, эшкәртә, башкаларга аңлата ала. Төркемгә бүленеп эшләгәндә, укучылар дәрес темасы буенча материалны үзләре үзләштерәләр, укытучы бу очракта баланың ни дәрәҗәдә фикерләвен төгәл билгели ала. Чөнки үзең үзләштермәгән әйберне иптәшеңә аңлатып булмый. Тагын бер үзенчәлекле ягы шунда – оялчан,  кыенсынып торучы укучылар да фикерләрен әйтергә тырышалар, шул рәвешле үзләрендә аралашу күнекмәсен булдыралар. Укучы үз фикерен укытучыга әйтергә читенсенсә, янындагы иптәшенә җиткереп яки язып бирә ала, чөнки  алар төркемләп эшлиләр. Бу балаларда бердәмлелек булдыруга, аларның бергәләп фикерләшә белергә өйрәнүенә булышлык итә. Әмма бу методның икенче проблемалы ягы да бар. Укытучыга һәрдаим игътибарлы булырга, балаларның төркемнәрдәге эш барышын контрольдә тотарга кирәк.

Безнең һәр дәресебез мотивацион өлештән башланырга тиеш. Мәсәлән, сыйфат темасын үтеп бетергәч, кабатлау дәресен түбәндәгечә  проблемалы сорау куеп башларга мөмкин.

Укытучы. Бүгенге дәрестә без сыйфат сүз төркемен кабатларбыз һәм эшләгән һәр күнегүдән: “Бәхеткә юл нинди ул, нәрсәләрдән тора ул?” дигән сорауга җавап табып, үзебезнең бәхеткә ирешү  формуласын  чыгарып карарбыз.

Дәресне болай башлаганда укучылар һәрвакыт уңай һәм тискәре сыйфатларны барлыйлар, аларның бәхет китерә торганнарын сайлыйлар. Дәреснең тәрбияви әһәмияте дә бермә-бер арта.

Дәрестә төрле эш структураларын куллану аны кызыклы, мавыктыргыч һәм нәтиҗәле итә.


Укытучы янәдән балаларга сорау бирә:
- Сыйфатлар җөмләдә нәрсәне белдерә? (Җаваплар тыңланыла.)


- Бу сорауга җавап табу өчен алдагы күнегүне эшләрбез. Сез һәрберегезнең өстәлендә куелган кәгазь битендә бирелгән сүзтезмәләрнең нәрсә белдерүен язарга тиеш.


Рәсемгә туры килгән сүзтезмәне күрсәтегез, нәрсә белдергәнен әйтегез. “Face Partner” (язмача).
А. Һәр укучы 3 минут эчендә бу сыйфатларның нәрсә белдергәнен яза.
Б. Эш тәмамалангач, 1нче һәм 3нче укучылар эшләрен үзара алмашалар.
В. Һәр төркемнән 2нче  укучы - язган сүзләрен, 4нче укучы рәсемгә туры килгән сүзтезмәне  әйтә.
1. Баллы йөзем, тозлы кыяр, тәмле әфлисун, әче лимон – тәм.
2. Кызыл сөлге, кара чалбар, ак яулык, сары башлык – төс.
3. Кечкенә чәйнек, зур кашык, вак шикәр, кыска бау – күләм.
4. Яңа йорт, иске бүлмә, яшь агач, йомшак чирәм - физик халәт.
5. Куркак куян, хәйләкәр төлке, көчле фил, усал бүре – характер.
6. Сәламәт спортчы, бәхетле әни, матур кыз, күңелле клоун - физик халәт.
7.  Саран кеше, мәрхәмәтле дус, тырыш бала, юмарт әби – характер.
8. Карлы буран, яңгырлы көз, кояшлы иртә, томанлы көн - табигать күренешләре.


Бирелгән дәрес өлешеннән күренгәнчә, сыйфатларны барлаганда һәр укучы катнаша, алар үзара аралашалар, фикер алышалар һәм гомуми бер нәтиҗәгә килеп, җавап бирәләр.

Алдагы структура шулай  ук төркемләп эшләүне күзаллый.

Round Robin - командада чылбыр буенча эш. Сәгать йөреше буенча һәр укучы геройга туры килгән берәр холыкны яза.

Укытучы. Ә хәзер һәр команда берәр конвертны сайлап ала, пазлларны җыя, һәм бу геройларның исемнәрен, холык сыйфатларын  кәгазь битенә яза (терәк сүзләр бирелә).


1нче төркем – Су анасы
2нче төркем -  Былтыр
3нче тәркем - Шүрәле
4нче төркем -  Шәвәли
Һәр командадан 3нче номерлы укучы җавап бирә.


Укытучы геройларның рәсемнәрен күрсәтә, укучылар аларның тышкы кыяфәтен һәм холкын әйтә.

Бу эш өстәлгә куелган бер уртак кәгазь битендә генә башкарыла. Эшне бу рәвешле оештыру вакытны дөрес бүләргә, дәреснең һәр минутын файдалы һәм нәтиҗәле үткәрергә мөмкинлек бирә. Шулай ук балалар бер уртак эш башкаргач, башка укучыларны да контрольдә тоталар, хаталарын барлыйлар.


Алдагы эш төре бергәләп эшләгән эшне бер генә укучы тәкъдим итүне күрсәтә.
Numberd Heads Together (язмача)
I.Төркемнән бер укучы яза,  3 укучы әйтеп тора.
Һәр төркемгә шәхси биремнәр  бирелә.
1 нче төркем:
- Елның кайсы вакыты?
- Көн нинди?
- Бакчада нәрсәләр үсә?
2 нче төркем:
- Агач, чәчәкләр нинди?
- Бала нишли?
3 нче төркем:
- Баланың дуслары кемнәр?
- Алар  нинди?
4  нче төркем:
- Балалар нинди уеннар уйныйлар?
- Ни өчен баланың дуслары күп?
- Бала эш яратамы?


       II.Тикшерү өлеше. 4 нче укучы җавап бирә.

Дәрестә ял итү минутларын да материалны кабатлау, ныгыту белән үреп алып барырга мөмкин. Мәсәлән, Mix Pair Share.


Укытучы. Укучылар, хәзер музыка агышында сез сыйныф буенча йөрисез, музыка туктагач, үзегезгә пар табасыз, исәнләшәсез һәм парлашкан кеше исеменең беренче хәрефенә башланган сыйфат уйлап әйтәсез.

Лилия ХИСМӘТОВА, Линиза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Казандагы 19 нчы гимназия укытучылары.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ