Логотип Магариф уку
Цитата:

Ике аяксыз һәм кулсыз килеш... Казан сәхнәсен дер селкетәчәк. Кем ул?

Тормыш зилзиләләре тарафыннан аеруча нык каһәрләнгән язмышлар хакында ишетеп-күреп беләбез. Павел Корчагин, Алексей Маресьев, татарлардан Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйрев, Рәниф Шәрипов, Кәүсәрия Шәфый...

Тормыш зилзиләләре тарафыннан аеруча нык каһәрләнгән язмышлар хакында ишетеп-күреп беләбез. Павел Корчагин, Алексей Маресьев, татарлардан Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйрев, Рәниф Шәрипов, Кәүсәрия Шәфыйковаларның батырлыкка тиң язмышларыннан кемнәр генә тетрәнү, соклану хисләре кичермидер. Ә бит әле дөньяда тагын да аянычлырак язмышка дучар ителеп тә, сау-сәламәт кешеләр кулыннан килмәстәй могҗизалы гамәлләре белән бар җиһанны шаккатырып яши белүчеләр бар! Нәкъ бүген Казан тамашачысы шундыйларның берсе – ике кулсыз һәм аяксыз булып туып та, һәртөрле кимсетелү-сынауларны җиңеп чыгып, дөньяның шөһрәтле сәхнә йолдызына әверелгән Ник Вуйчич «Яшим дигән кешегә чикләр юк!» дигән шоу-программасын тәкъдим итәчәк.


 


Чыннан да, яшим, булдырыйм дигән кеше әнә нинди биеклекләр яуларга сәләтле икән! Кулсыз-аяксыз килеш тә. Ник Вуйчич – тумышы белән Австралиянең Мельбурн каласыннан. Хәзерге көндә Америкада яши. Ялкынлы оратор, меценат, язучы һәм җырчы. «Тумыштан гарип-горәбәмен», дип тормаган, хәрәкәтләнергә, суда йөзәргә, трамплиннан суга сикерергә, скейтта шуарга, компьютер белән эш итәргә өйрәнгән. Хәзер ул комьютерда минутына 250 сүз яза ала. Балык тотарга ярата. Ике университет тәмамлаган. 21 яшендә Гриффит университетын тәмамлый. 17 яшендә чиркәүләрдә, балалар приютларында чыгыш ясый башлый. «Кул-аякларсыз кеше тормышы» дигән коммерцияле булмаган ширкәт оештырып җибәрә. 2005 елда Ник Вуйнич «Австралиянең ел егете» премиясенә лаек була. 2000 елда ул кул-аяксыз егет язмышын бәян иткән «Күбәләкләр циркы» дигән фильмда төшә. 2012 елда өйләнә. Бүгенге көндә ике улы бар. 2015 елда Ник Вуйчич, беренче тапкыр Россиягә килеп, «Кул-аякларсыз тормыш» дигән темага мотивацияле лекция белән чыгыш ясый. Россия аның үзе чыгыш ясаган 55 нче иле була инде. Һәм менә аянычлы язмышка дучар булып та шаккатмалы яшәеш үрнәге күрсәткән Ник Вуйнич Татарстаныбыз башкаласы – Казанда! Бүген ул «Татар-информ» агентлыгында журналистлар өчен матбугат конференциясе үткәрде. Очрашуда шулай ук Ник Вуйчичның чыгышларын Казанда оештыручы, химаяче Артем Степанов, уникаль шәхеснең Россиядәге һәм БДБ илләрендәге продюсеры Максим Сумароков та катнашты. Алар журналистларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җаваплар бирде. Конференция төгәлләнүгә, Ник Вуйчич «Татнефть-Арена»да узачак концертына юнәлде. Уникаль шәхесне үз күзләрегез белән күрәсегез, аның таланты алдында баш иясегез, тормыш вак-төякләре алдында баш имәскә өйрәнәсегез, тормыш сабаклары аласыгыз килә икән, әлеге шоу-тамашага рәхим итегез!


Таһир САБИРҖАНОВ.




Видео: пресс-конференция, посвященная приезду в Казань самого известного мотивационного спикера Ника Вуйчича

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ