«Илнең киләчәге эшче яшьләр кулында»

«Татарстанда башланган һәр эш зур уңышка китерә». Май ахырында респуб­лика башкаласында узган III илкүләм «WorldSkills Russia Казан – 2015» һөнәри осталык чемпионатын ил күләмендә әнә шулай югары бәяләделәр. Икмәк пешерүче, төзүче, эретеп ябыштыручы, чәчтараш кебек һөнәр ияләре киләсе елга да Казанда очрашырга мөмкин.

Мич башында ятып икмәк пешми
Эшче һөнәрләрнең абруен ничек кү­тәрергә? Бүген бу сорауга җавап эзләп торасы юк кебек. Илдә яңа буын – «WorldSkills буыны» тәрбияләнә. Чемпионатта катнашучыларны «Аш-су остасы яки официант һөнәрен ник сайладың?», – дигән сорау гаҗәпләндерде. Югыйсә моннан берничә ел элек кенә мәктәп тәмамлаучылар арасында техникум, көллияткә укырга керүчеләр чагыштырмача аз иде. Бүген исә бар да башкача. Киләчәк – эшче көчләр кулында. Эшче профессияләргә мондый мөнәсәбәт булдыруда Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге респуб­лика хакимиятенең дә роле зур булды.

Биштән бере – безнекеләр
Быелгы чемпионатта көч сынашкан һө­нәр ияләре арасында – цифрлы программа ярдәмендә идарә ителә торган станокларда эшләүче металл кыру осталары, ягъни токарьлар да бар иде. Бүген алар күптән искергән станок алдында басып тормый инде, ә тышкы яктан космик аппаратлар белән идарә итү пультына охшаган станок-машиналарда эшлиләр. Бөтен эшне монитордагы төймәләргә баскалап кына башкарасы.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары вазифаларын башкаручы Тимерхан Алишев сүзләренә караганда, программа белән идарә ителә торган станокларның һәркайсы кимендә 9–10 миллион сум тора икән. Сүз уңаеннан, токарьлар арасындагы бәйгедә Воронеж студенты Екатерина Подоприхина җиңде. Металл кыручы кыз бала – бүген сирәк күренештер. Төс-кыяфәте белән башкалардан аерылмаса да, осталык ягыннан күпләрне уздыра ул. «Мин гади металл кыручы гына түгел, ә машина төзелеше технологы, – дип ачыклык кертте Екатерина. – Оператор, программист булып эшли алам».

Белүебезчә, мондый һөнәри осталык бәйгесенең беренчесе 2013 елда Тольят­ти шәһәрендә узса, икенче тапкыр эшче һөнәр вәкилләре Казанда очрашты. Быел илебез төбәкләреннән генә түгел, ә чит илләрдән дә 18дән алып 25 яшькә кадәрге барлыгы 536 катнашучы 55 төрле компетенциядә көч сынашты. Чемпионатта катнашучыларның биштән бер өлеше – Татарстан вәкилләре. Республикадан 100ләп кеше үзен илкүләм бәйгедә сынап карады.

Алдагы елны 36 төрле һөнәр һәм белгечлек буенча иң осталарны билгеләсәләр, быел һөнәри осталык ярышына мич чыгаручы, түбә ябучы кебек һөнәрләр белән беррәттән, «прототиплаштыру» белгече, сәнәгать эшчәнлеген автоматлаштыручы, инженер-дизайнер кебек колакка чит-ят яңгыраган яңа белгечлекләр буенча да сынаулар өстәлгән. Ил техникумнары һәм көллиятләрендә әнә шундый заманча профессияләр һәм белгечлекләр буенча да белем алып була хәзер. Катнашучыларның эшен 486 эксперт тикшерде. Арада иң катлаулы һөнәр булып аш-су остасы хезмәте саналуы ачыкланды. Бәйге көннәрендә татар халкының милли ризыгы – гөбәдиядән алып, Осетия камыр ризыкларына кадәр әзерләнде.

«Татарстан тәҗрибәсе игътибарга лаек»
Эретеп ябыштыручылар, тәрбиячеләр, балта осталары көч сынашкан арада эшче һөнәрләр әзерләү тармагының кимчелекле яклары да ачыкланды. Илдә һөнәри белем бирү системасы заман таләпләренә җавап бирми, ди белгечләр. Диплом алган кайбер яшь белгечләр, заманча җиһазлар каршына килеп баскач, нишләргә дә белмичә аптырап кала икән. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинның әйтүенчә, хәзер илдә эшче һөнәрләр әзерләү стандартлары турында уйлана башлаганнар.

Илебездә эшче куллар җитешмәве хакында Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов та әйтте. Министр сүзләренә караганда, уңай якка үзгәреш бар: чыгарылыш сыйныф укучылары арасында техникум, училище көллиятләр белән кызыксынучылар арткан. «Хәзер тугызынчы сыйныфны тәмамлаган егет-кызларның, ил күләмендә исәпләгәндә, яртысыннан артыгы һөнәри урта белем бирә торган уку йортларына укырга бара, – диде Дмитрий Ливанов. Ә менә Татарстанның бу юнәлештәге тәҗрибәсе, чыннан да, игътибарга лаек. Республикада икенче ел рәттән һөнәри белем бирүне үстерү программасы эшли. «Әлеге тармакка ел саен бер миллиард сумнан артык акча тотыла», – дип белдерде Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

Очрашу урыны – шунда ук

«WorldSkills Россия» берлеге генераль директоры Роберт Уразов әйтүенчә, бүген ил күләмендә урта белем бирү сис­темасында 600 меңнән артык яшь кеше белем ала. Белгечләр фикеренчә, бу сан гына илдәге эшче көчләргә ихтыяҗны канәгатьләндерми әлегә.

Татарстанда узган чемпионат безнең оста куллы эшче яшьләребез белән генә түгел, ә чараны оештыру дәрәҗәсе белән дә күпләрне сокландырды. «Казанга кил­гәч, икенче дөньяга эләккән кебек бул­дык, –диделәр Белоруссиядән килгән катнашучылар. – Бу – чын бәйрәм булды».

«WorldSkills»ка бәйле иң зур өметләр алда әле. Мәгълүм булганча, Россия 2019 елда «WorldSkills Competition» дөнья беренчелеген үзендә үткәрергә дәгъва кыла. Уңай карар кабул ителгән очракта, төрле илләрдән эшче һөнәр вәкилләре Казанда җыелачак. Безнең республика белән беррәттән, дәрәҗәле чараны үзендә кабул итү хокукы өчен көрәштә Париж (Франция) шәһәре үзе генә ни тора? Исемлектә Шарлеруа (Бельгия) шәһәре дә бар. Бәйгене кабул итәчәк ил агымдагы елның август аенда Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә игълан ителәчәк. «Татарстан моңа лаекмы?», дигән сорауга җавап илкүләм чемпионатта яңгырады инде. Бәйге нәтиҗәләре буенча, республика җыелма командасы беренче урынга чыкты.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, бәйгедә катнашучы яшьләргә мөрәҗәгать итеп: «Республиканың гына түгел, илнең киләчәге дә сезнең кулларда, – диде. – Татарстан әлеге илкүләм чемпионатны киләсе елга да үзендә кабул итәргә әзер».

Эльвира Шакирова.

 ©»Мәгариф» (№6, 2015)

Добавить комментарий