Логотип Магариф уку
Цитата:

Иннополис шәһәрендә укытучыларның һөнәри белемен күтәрү мәсьәләләре турында сүз барды

ИННОПОЛИС шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең «Укытучының профессиональ үсеше һәм карьерасы: төп юнәлешләр һәм нәтиҗәләр» дигән секция утырышы узды. Аның эшендә мәгариф учреждениеләре...

ИННОПОЛИС шәһәрендә мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең «Укытучының профессиональ үсеше һәм карьерасы: төп юнәлешләр һәм нәтиҗәләр» дигән секция утырышы узды. Аның эшендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм аларның уку-укыту эшләре буенча урынбасарлары, районнардагы директорлар советы рәисләре, өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары һәм профсоюз вәкилләре катнашты. Актуаль темаларга тәкъдим ителгән кече пленумнарны Мәскәүдән махсус чакырылган күренекле галимнәр, мәгариф эшлеклеләре алып барды.


image (2)


Мәскәү югары икътисад мәктәбе профессоры, педагогика фәннәре докторы К.М.Ушаков һәм Россия мәгариф академиясе Мәгарифне үстерү стратегиясе институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты И.М.Логвиновалар тарафыннан алып барылган пленумнарда «Квалификация күтәрү нәрсә ул? Педагог һәм җитәкчеләрнең профессональ үсешен тәэмин итүдә заманча ысулларның кайсын сайларга? Белем бирү оешмаларындагы лидерларның белемен күтәрү моделе нидән гыйбарәт?» кебек проблемалар турында сүз барды.


image


Мәскүдәге социаль һәм икътисад фәннәре югары мәктәбенең «Белем бирү өлкәсендә менеджмент» факультеты деканы, педагогика фәннәре кандидаты Е.А.Ленская җитәклегендәге утырышта күтәрелгән «Укытучының карьера баскычын ничек төзергә? Һөнәри үсешкә мотивация булдыру һәм профессональ стандарт» кебек мәсъәләләр катнашучыларда зур кызыксыну уятты.


Мәскәүдәге 548 нче «Царицыно» белем бирү үзәге директоры Е.М.Рачевский катнашында барган утырыш аеруча җанлы һәм эшлекле узды. Анда «Безгә бүген нинди укытучы кирәк?» дигән сорауга эш белән тәэмин итүче (работодатель) күзлегеннән җавап эзләнде.


ТР Премьер-министры урынбасары ‒ Мәгариф һәм фән министры урынбасары Э.Н.Фәттахов тарафыннан алып барылган һәм югары атап үтелгән мәртәбәле кунаклар чыгыш ясаган пленар утырышта, республикада укытучыларның белем күтәрү юнәлешендәге эшкә гомуми нәтиҗә чыгарылып, бу өлкәдәге төп максат-бурычлар билгеләнде.


image (3)


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ