Логотип Магариф уку
Цитата:

Иртәгә «Студентлар язы – 2018» фестиваленең гала-концерты үтәчәк

11 май көнне «Уникс» концертлар залында «Татарстан Республикасы Студентлар язы — 2018» студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты үтәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.Гала-концерт...

11 май көнне «Уникс» концертлар залында «Татарстан Республикасы Студентлар язы — 2018» студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты үтәчәк. Бу хакта матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.


Гала-концертта иң яхшы коллективлар – гран-при ияләре билгеле булачак. Алар өчен иң зур бүләк – Ставропольдә үтәчәк Россия студентлар язында катнашып Татарстан Республикасының данын яклау. Ул 15-20 майда үтәчәк. «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты вазифаларын башкаручы Элькин Искәндәров әйтүенчә, 105 кешедән торган делегация тиздән юлга кузгалачак.


Быелгы Студентлар язы инде 26 нчы тапкыр үткәрелә икән. Анда 3000 чамасы студент катнашкан. Әлеге чарада катнашучы югару уку йортларыннан КФУ, КДЭУ, КАИ, КИУның аеруча актив булуын билгеләп үтте Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.


Оештыручылар Студентлар язы гала-концертында бик шәп тамаша көтелә дип вәгъдә итә. Әлеге программа белән алар Ставропольдә чыгыш ясаячак.


Чарага керү ирекле. Әмма урыннар саны чикле булу сәбәпле алдан аккредитация үтү сорала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ