Логотип Магариф уку
Цитата:

Испания галиме Чуашстандагы татар мәктәбенә шаккаткан

Испания галиме Эктор Алос-и-Фонт Чуашстанда зур фәнни тикшеренү үткәргән. Аның нәтиҗәләре белән галим бүген «Акыл фабрисы»на җыелган татар теле укытучылары, мәктәп директорлары, галимнәр һәм актив яшь...

Испания галиме Эктор Алос-и-Фонт Чуашстанда зур фәнни тикшеренү үткәргән. Аның нәтиҗәләре белән галим бүген «Акыл фабрисы»на җыелган татар теле укытучылары, мәктәп директорлары, галимнәр һәм актив яшьләре белән уртаклашты.


IMG_9749Эктор Алос-и-Фонт Каталония, Шотландия, Уэльс, Чуашстан, Татарстан милли мәгариф системаларын өйрәнә.  Галимне Чуашстандагы татар мәктәбе шаккаттырган.


«Чуашстандагы татар мәктәбе коридорында зур белдерүләр тактасы урын алган. Анда рус телендә «Учите родной язык»-дип язылган. Мин моны аңламыйм. Башка тел ярдәмендә туган телне сакларга чакыру  дөресме?», - дип сөйләде Эктор Алос-и-Фонт.


Чуашстанда дүрт мең укучы арасында сораштыру үткәрдек. Аның нәтиҗәләре гаҗәпләндерә:


1. Балаларның 20%ы  гына өйдә, гаиләдә,  русча сөйләшә.


2. 50% укучы мәктәптә  рус телендә сөйләшә.


3. Укытучы белән әңгәмәне  балалар 70 % очракта рус телендә коралар икән.


«Телне саклау, үстерү елга өч тапкыр мәктәп сәхнәсендә туган телдә җыр сузуга гына кайтып кала. Моның белән «Телебезне саклыйбыз»,- диләр», - дип белдерде социолог.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ