Логотип Магариф уку
Цитата:

Ивашкино мәктәбе директоры: «Безнең мәктәптә уку дүрт телдә алып барыла»

Чирмешәндәге очрашуларыбызны дәвам итеп чуваш авылындагы мәктәпкә дә сугылып чыгарга булдык. Авылга алып керүче юллар чатында бер территориядә мәктәп, балалар бакчасы, котельня, һөнәрханә урнашкан. Ин...

Чирмешәндәге очрашуларыбызны дәвам итеп чуваш авылындагы мәктәпкә дә сугылып чыгарга булдык. Авылга алып керүче юллар чатында бер территориядә мәктәп, балалар бакчасы, котельня, һөнәрханә урнашкан. Инде кич якынлашып килүгә карамастан мәктәптә тормыш кайный: балалар кайбер фәннәрдән өстәмә белем ала, спорт залында малайлар бокс белән шөгыльләнә.


WhatsApp Image 2017-11-22 at 16.37.59


Мәктәп директоры Юрий Апалаев  та урынында булып чыкты. Ул безне уку-укыту хәлләре белән таныштырды. «Белем учагында 105 бала укый.  Мәктәп зур, матур, капиталь ремонт ясалган. Балалар саны гына елдан-ел әзәя», – диде директор. Һәркайдагыча монда да эшкә урнашу мәсьәләсе кабыргасы белән тора. Авылда калган яшьләр нефтьчеләргә китеп эшлиләр. Җитәкче әйтүенчә, укучылар белемне дурт телдә ала: чуваш, татар, рус,  инглиз телләрендә.


Татар телен укыту буенча килеп туган хәлләрдән сон әлеге дәресләрне әзрәк киметергә туры килгән. Ләкин бер генә ата-ана да «Татар теле кирәкми»,– дип каршы чыкмаган, ә укыту программасын әзрәк җиңеләйтергә кирәк дигән тәкъдим керткәннәр.


 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ