Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйнең һәр көнендә яңартылган Кабан күле янында кызыклы програмама көтелә

Кабан күле буеның Г.Камал театрыннан алып «Планета фитнес» үзәгенә кадәрге беренче өлеше җәяүлеләр өчен 15 июньдә ачылган иде. Әлеге урын танымаслык булып үзгәргән. Кабан күле буйлап фитнес-үзәккә кад...

Кабан күле буеның Г.Камал театрыннан алып «Планета фитнес» үзәгенә кадәрге беренче өлеше җәяүлеләр өчен 15 июньдә ачылган иде. Әлеге урын танымаслык булып үзгәргән. Кабан күле буйлап фитнес-үзәккә кадәр җәяүле, велосипед юллары төзелгән, газоннар ясалган, яктырткычлар урнаштырылган.


Күл буена 12500 үсемлек: тал, камыш, шомырт, алмагач, өрәңге һәм башка декоратив агач һәм куаклар утыртылган.
WhatsApp Image 2018-06-22 at 13.30.59

Наталия Фишман үз «Инстаграм»ында болай дип яза: «Якын көннәрдә әлеге үсемлекләр тамыр җибәреп, ныгып китәчәк, тирә-як чәчәкккә күмелер. Яр буенде лекторий эше башланып китте, шулай ук бию һәм йога белән шөгыльләнергә мөмкин. Иң беренче чиратта  җәяүлеләр, шәһәребез кешеләре, футбол буенча чемпионат һәм башка вакытта килгән кунакларыбыз, җанатарлар өчен ял итү урыны. Июль аенда йөзә торган сәхнә ачылачак. Монда һәр көнне ниндидер тамаша булыр дип көтелә».WhatsApp Image 2018-06-22 at 13.27.48 WhatsApp Image 2018-06-22 at 13.28.59
Кабан күленең җәйге программасы белән язучы Радмила Хакова шөгыльләнә.
Ул үзенең «Инстаграм» челтәрендәге битендә биредә уза торган һәр чарадан фотолар, мәдәни программа урнаштырып бара.
WhatsApp Image 2018-06-22 at 14.05.57«Мәгариф» журналы Радмила белән элемтәгә керде. Язучы безгә болай дип җавап бирде.
«Бу урынның һәр теләгән кеше өчен ачык булуы мөһим. Миннән күп вакыт монда нәрсә була? дип сорыйлар. Ә сез нәрсә булуын теләр идегез? Йөзә торган сәхнәдә чыгыш ясыйсыгыз киләме? info@kabanlake.ru почтасына языгыз. Лекция тыңлыйсыгыз килсә, рәхим итегез», - диде Радмила Хакова.
Музыка тыңлыйсыгыз килсә, бүгенге көндә 1980 нче еллар татар эстрадасы җырлары яңгырый. Соңрак башка төрле музыка куелачак. Спорт белән шөгыльләнү, көймәләрдә йөзү өчен дә барлык шартлар тудырылган. Шунда ук сәүдә рәтләре гөрли.
WhatsApp Image 2018-06-22 at 13.29.38 WhatsApp Image 2018-06-22 at 13.30.04
22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн.  Кабан күле буенда Хәтер һәм кайгы көне. Шунлыктан, тынлык игълан ителә: фонтаннар һәм музыка уйнамаячак.
 
Алсу Җиһаншина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ