Логотип Магариф уку
Цитата:

Йолдыз Шәрапова: «Татар телен җиде килештә төрләндерә башладылар»

Соңгы вакытларда интернет челтәрләрендә, матбугат битләрендә булсын, туган телебез, татар телен җиде килештә төрләндерә башладылар. Туган телебезне тәмам югалту куркынычы алдында калгач, тамырларында...

9eEbhwyTl2YСоңгы вакытларда интернет челтәрләрендә, матбугат битләрендә булсын, туган телебез, татар телен җиде килештә төрләндерә башладылар. Туган телебезне тәмам югалту куркынычы алдында калгач, тамырларында татар каны агучы милли җанлы кешеләр аны якларга-сакларга тырышып, сүз башлады. Алар арасында яшьләребезнең дә булуы сөендерә. Бу мәсьәләне уртага салып сөйләргә сәбәп тә чыкты: Президент Владимир Путин Йошкар-Оладагы милләтара мөнәсәбәтләр советы утырышындагы чыгышында рус булмаган туган телләрне укытуны мәҗбүриләп өйрәтүнең кирәк түгеллеге турында мөнбәрдән җиткерде. Бу кайчандыр дәүләт тоткан, бүген тыйнаклыгы белән танылган татарның сабыр савытын тутыра торган соңгы тамчы булды, күрәсең. Тукайның: «Безнең  милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?!» – дигән соравына җавап та табылды кебек. Юк, шөкер, үлеп үк бетмәгән, йоклаган гына булган.


“Кеше күпме тел белә, шуның кадәр ул кеше” – дигән Гете. Моны белеп торып, республикабызда яшәүче башка милләттән булган әти-әниләрнең үз балаларына татар телен өйрәтүгә каршы килүләрен һич кенә дә аңлап булмый, мантыйкка сыймый. Әллә алар үз балаларының кеше булуларын теләмиләрме? Авырлыктан саклыйбыз дигән булып (телләр өйрәнү җиңел эш түгел, билгеле ) аларны рухи байлыктан, никадәр яңалыктан мәхрүм итәләр бит. Моның өчен балалары үскәч, рәхмәт әйтерләр дип уйламыйм. Акыллылары, әлбәттә. Чөнки аларга шушы халык илендә бергә яшисе. Аның тарихын, мәдәниятын, әдәбиятын өйрәнсәң, яшәү күпкә җиңелрәк буласын алар белми дисезме? Белә, әлбәттә. Ләкин балаларын сукырларча ярату, аларны авырлыклардан сакларга тырышу ялгыш юлдан шушы адымны атлата...


Бу мәсьәләдә мин элеккеге заманның үзләре надан ата-налары алдында башым иям. Алар белемсезлекнең читен икәнлеген яхшы аңлаганга күрә, үзләре «әлифне-таяк» дип белмәсәләр дә, соңгы тиеннәрен тотып, мәдрәсә ишеген кыяр-кыймас ачып, балаларын җитәкләп, укырга китергәннәр. Киткәндә: “Ите – сиңа, сөяге – миңа!” – дияргә дә онытмаганнар тагын үзләре. “Теләсә ничек өйрәт. Белсен генә, кеше булсын!” – диюләре булган. Нәрсә алар үз балаларын яратмаганнар дисезме әллә? Киресенчә, яратканга, аларның киләчәге турында кайгыртканга шулай эшләгәннәр. Менә шулай тал чыбыгы “ашап” мәдәрсәләрдән күпме язучылар, галимнәр чыккан да инде. Әдәбиятыбызның бөтен классиклары да шушы сабакны алган. Хәзергеләрне дә кыйнап укытырга кирәк диюем түгел, зинһар, дөрес аңлый күрегез...


Әгәр дә без якын киләчәктә (ничек тизрәк шулай яхшырак булачак) эреле-ваклы гаджетларга ниндидер бер альтернатива, мавыктыргыч алмаш таба алмасак, туган телебез генә түгел, бөек рус теле дә һәм башка фәннәр дә “белсәң ярый, белмәсәң тагын да ярый” торган мескен хәлдә калачак. Нинди генә ЕГЭлар да, ГИАлар да ярдәм итмәячәк инде аннары. Һәм мәктәпләрдән милләтенә, диненә карамыйча, төркем-төркем булып надан кавем чыгачак. Аңа ук барып җитмәскә иде инде, җәмәгать. Ничектер, куркыныч булып китте.


Йолдыз ШӘРАПОВА,


балалар шагыйре. Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе


  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ