Логотип Магариф уку
Цитата:

Йөрәктәге күзләр белән күрүчеләр очрашуы

Җомга көнне Лаештагы күзләре зәгыйфь күрүче балалар интернат-мәктәбе үзенең 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Олуг тантана уңаеннан, бу көнне аның катына әлеге гомумбелем бирү йортында төрле вакытларда х...

Җомга көнне Лаештагы күзләре зәгыйфь күрүче балалар интернат-мәктәбе үзенең 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Олуг тантана уңаеннан, бу көнне аның катына әлеге гомумбелем бирү йортында төрле вакытларда хезмәт иткән педагоглар, аны төрле елларда тәмамлап, фидакәр хезмәтләре белән зур дәрәҗәләр яулаган белгечләр, сәнгать,фән әһелләре, төрле предприятиләрдә хезмәт куйган гап-гади эшчеләр һәм авыр язмышлары каршында югалмыйча, шушы тормышта яшәүләренә куанып, чын кеше булып калган, тормышта үз юлларын тапкан күзләре күрмәүче якташларыбыз җыелган иде.DSC01806


Шатлык авазларыннан гөж килеп торган мәктәп коридоры үз чордашларының таныш йөзләрен эзләп арлы-бирле йөргән халык белән тулган. Аларның йөзендә тиздән булачак күрешү шатлыгыннан садә күз яшьләре җемелди. Ун ел уку дәверендә сабакташыңның йөзен бер тапкыр да күрми-белмичә, төрле район-калалардан очрашуга ашкынып кил әле син шушында. Хикмәт хәтта сабакташлар белән очрашуда гына да түгелдер. Аларны бирегә йөрәк тулы рәхмәт хисләре китергәндер. Укытучыларына, тәрбиячеләренә, шушы мәктәпкә! Чәй табынында утырганда алар бер-берләрен бүлдерә-бүлдерә үзләренең тормышлары, гаиләләре турында сөйләделәр, сөенечләре белән уртаклаштылар.DSC01788DSC01730 DSC01765


Александр Матросов урамындагы ике катлы таш мәктәп хуҗалары килгән кунакларны аның компьютер белән җиһазланган уку кабинетлары, йокы бүлмәләре, медицина блоклары, остаханәләр, спорт, ашханә заллары белән таныштырдылар. Төштән соң район мәдәният йортында, интернат-мәктәпнең 5о еллыгы уңаеннан, хезмәт алдынгыларына, ветеран педагогларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәктәптә хәзер белем алган һәм аны төрле елларда тәмамлаган укучылар көче белән куелган концерт та тамашачылар күңеленә бик хуш килде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ