Җылы рәхәте

Редакциябезгә төрле кызыклы очрашулар еш була. Күптән түгел Якутиядән Милли массакүләм мәгълүмат чаралары ассоциациясе рәисе Мария Христофорова килде. Әңгәмә тәҗрибә уртаклашу ягыннан бик файдалы булды. Очрашу ахырында «Мәгариф» журналы редакциясе («Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары) һәм Мария ханым җитәкләгән медиатөркем белән берлектә «Җылы рәхәте» дигән социаль акция оештырырга килештек.

Салкын кышта кулларыбызны гына түгел, җаннарны да җылытырлык бияләйләр хәстәрләү акциясендә журналларыбызны укучы барлык дусларыбыз да катнаша ала. Бияләйләрне күңелегез кушканча – йон җептән бәйләргә дә, күннән тегәргә дә мөмкин. Иң мөһиме – ул кул эшләнмәсе булырга тиеш. Милли бизәкләр төшереп эшләнгәннәре аеруча хупланачак.

Акциядә катнашу өчен 31 гыйнварга кадәр 420066 Казан, Декабристлар урамы, 2 йорт, а/т 47 адресы буенча яки турыдан-туры редакциягә (7 кат) бияләйләр китерергә кирәк.

Иң оригиналь бизәкле бияләй Якутиягә китәчәк. Аның авторына редакциядән махсус бүләк – Г.Камал театрына билет биреләчәк. Калган бияләйләр Казанда урнашкан балалар һәм картлар йортларына тапшырылачак.