Җырчы Илназ Баһ абитуриентларны татар теле укытучысы булырга өнди

Җырчы Илназ Баһ Татаристика һәм тюркология Югары мәктәбенең рекламасында төшкән. Моның турыда «Татар-информ» агентлыгы яза.  Татар теле укытучысы һөнәрен сайларга өндәгән реклама уку йортының социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә чыкты.

Афиша татар филологиясе бүлегенә укырга керергә чакыра: «Кая укырга керүеңне сайладыңмы әле? Бу – бик мөһим адым. Шәхсән мин КФУның татар филологиясе бүлегендә белем алдым. Татфак – ул гаҗәеп дөнья… Андагы иҗади мохит, зыялы мөгаллимнәр, нәзакәтле әңгәмәләр, тәэсирле һәм онытылмас кичәләр фикерем үсешенә һәм иҗади юлымның формалашуына зур этәргеч булды. Син дә тәвәккәллә! Олы юлга старт монда башлана!».

Фото: tatar-inform.tatar
Фото: tatar-inform.tatar

Добавить комментарий