Логотип Магариф уку
Цитата:

Кабак бәлеше май ярата

Соңгы елларда 31 октябрьдә Россиядә дә Америка һәм Европадан килгән Хеллоуинны бәйрәм итә башладылар. Төп билгесе кабак булганга күрә, урта гасырларда Ирландия һәм Шотландиядә яшәүче кельт халкының мә...

Соңгы елларда 31 октябрьдә Россиядә дә Америка һәм Европадан килгән Хеллоуинны бәйрәм итә башладылар. Төп билгесе кабак булганга күрә, урта гасырларда Ирландия һәм Шотландиядә яшәүче кельт халкының мәҗүсилек гадәтләрен чагылдырган ул чараны Кабак бәйрәме дип тә йөртәләр.


Фото Сюмбель Таишевой Фото Сюмбель Таишевой

Әлбәттә, мөселманнарның, шул исәптән татарларның моңа бернинди катнашы юк. Кабак – безнең халык өчен төрле ризыклар әзеләнә торган яшелчә генә. Азнакай якларында аннан бик тәмле итеп бәлеш салалар, тәкә пешерәләр. Тәкә дигәнем камыр эченә ярым пешерелгән тары яки дөге белән катнаштырылган кабак салып пешерелгән таба ризыгы була инде. Аны Азнакай һәм Мөслим якларында шулай атасалар, Баулылар – бөкери, Казан артлары бөккән дип йөртә. Кабак бәлеше дә, кабак тәкәсе дә көз әзерләнә торган ризыклардан санала, чөнки Яңа елдан соң кабакның тәме китә.


Алты бала үстергән һәм Азнакай районы Үчәлле авылының уңган хатыннарыннан берсе булган әниебез Сәлимә безне көнаралаш мәктәптән я ит, я кабак бәлеше пешереп каршы ала иде. Мин сезгә аныңча пешерелгән кабак бәлеше рецептын тәкъдим итәм. Кабакның катырагы баллырак була, шуңа күрә бәлешне я бохар кабагыннан, я озынча каты кабактан әзерләү хәерлерәк.


IMG_2420Кирәкле әйбеләр:


Камыр өчен:



  • 1 стакан сөт

  • 0,15 л. су

  • 1 йомырка

  • 2 аш кашыгы атланмай

  • он


Эчлек өчен:



  • 2 кг шакмаклап туралган кабак

  • 1 стакан бүрттерелгән дөге яки тары ярмасы

  • 1 бал кашыгы тоз

  • 150-200 г шикәр комы


Теләгәннәр Казан арты хатыннары кебек 100 әр грамм сары җимеш, йөзем катнаштыра ала.


IMG_2496 IMG_2487


Әзерләү:


Сөт һәм кайнатып суытылган суга бер йомырка сытып, атланмай салып, йомшак камыр басабыз. Камырны ике өлешкә бүләбез. Җәймәнең зуррагын майланган табага җәеп, эчлекне шуңа өеп салабыз да, ян-якларын сырлап, җыябыз. Кечерәген өскә салып, бик тигез һәм сыры беленеп торырлык итеп бөрәбез. Уртадан тишек уеп, аны бөке белән каплап куябыз. Бәлешнең кечерәге – 40-50 минуттан, зуррагы 1-1,2 сәгатьтән әзер була. Табынга бирер алдыннан, бәлешнең өстен атланмай белән майлыйбыз, эченә дә май салабыз. Кабак бәлеше май ярата.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу рецептны укыгач, кабак ашыйсы килеп китте Автор: Ләйсәния

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ