Логотип Магариф уку
Цитата:

Казахстан белән Франция арасын Татарстан аша велосипедчы спортчылар якынайта

Иң кызыгы: бу якынаю Татарстан территориясе аша уза. Һәм аны якынайтучылары да үзгә – күрү сәләтеннән бөтенләй яки өлешчә мәхрүм булган, шул ук вакытта велосипед марафонын үз иткән курку белмәс, милли...

Иң кызыгы: бу якынаю Татарстан территориясе аша уза. Һәм аны якынайтучылары да үзгә – күрү сәләтеннән бөтенләй яки өлешчә мәхрүм булган, шул ук вакытта велосипед марафонын үз иткән курку белмәс, милли рухлы казах ир-егетләре.


Инде әйтелгән кадәренә беркадәр ачыклык кертик. Кан-кардәшләребез яшәгән Казахстан мәмләкәтенең чирек гасыр үз иркендә гомер кичерүче халкының нинди хөр фикерләр, максатчан, изге уй-ниятләр белән янып йөрүләренең матур чагылышын күрдем мин бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә әлеге веломарафон узышчылары катнашында узган матбугат конференциясе барышында.Безымянный


«Чикләрне белмәүче спорт» социаль проекты җитәкчесе Бәхтияр Базарбәков фикердәш ватандашлары белән берлектә күрмәүче велосипедчы ир-егетләр катнашында марафон оештырырга алына. Аның беренчесе 2016 елда Казахсанның ике башкаласы Алма-Ата белән Астана калалары арасында 1200 км арада уза. Матур башлангыч халык арасында да, хөкүмәт даирәләрендә дә киң яклау һәм хуплау таба. Бу исә аны оештыручылар күңеленә очар канатлар куя, яңа идеяләргә этәргеч бирә.


Фото: скришот фотозаписи Фото: скришот фотозаписи

Һәм менә нәтиҗәсе: быел инвалидлар катнашындагы веломарафон, үз офыкларын киңәйтеп, Азия белән Европа арасын тагын да якынайтырга алынган. Оештыручыларның әйтүенә караганда, әлеге үзгә узыш 4 августта Казахстан башкаласы – Астанадан башланып. 8 сентябрьдә Франция мәркәзе – Парижда төгәлләнергә тиеш икән. Казахстанның махсус велотандемнардан торган инклюзив командасы тулыр-тулмас 35 көн эчендә 5 мең километр ара үтеп, Казахстан, Россия, Беларусь, Польша, Германия, Франция – барлыгы алты илнең утыздан артык шәһәрендә булырга ниятләп тора. Иң сөендергәне шул: казах дусларның велосипед юллары Татарстаныбыз территориясе аша да уза. Моннан ике көн элек аларны Чаллы халкы кунакчыл каршылаган булса, кичә үзләрен Питрәч төбәге кабул итте. Бүген исә казах велосипедчылары иртәдән үк Татарстан башкаласы – Казан каласы хозурында иде. Әле берәр ай элек кенә мәркәзебездә төгәлләнгән футбол буенча дөнья чемпионаты рухыннан күңелләренә шактый көч-куәт, илһам алганлыкларын егетләрнең нур чәчеп торган күзләренә, йөзләренә карап та чамаларга була иде. Сөйләшүләрендә үк – гадилек, ихласлык, газиз туган телләре белән горурлану хисләре. Журналистларның сорауларына рәхәтләнеп, зур горурлык белән казахча да җавап бирделәр. Спорт киемнәрендә үк – миллилек, кояш төсе. Ирекле илнең хөр ир-егетләре шул алар! Физик яктан бик үк сау-сәламәт булмасалар да, алар, һичшиксез, үз алларына куйган максатларына ирешәчәкләр, Парижында да Казахстанны, казах халкын һәрьяклап танытачаклар әле. Спортчы егетләрдән һәркайсының үз максат-хыялы. Әнә веломарафонда катнашучы Ильяс Фәтхуллин: «Миндә – яртылаш алман, яртылаш – татар каны. Бу сәфәрем барышында гомерлек юлдашым булырдай берәр татар кызын очратмаммы?» – дип хыяллана. Ә менә дөм сукыр Кенжегул Сәетҗан – әйтергә дә әллә ничек – 20 балалы гаиләдән икән! Казах дуслар үз халкын әнә шулай ишәйтә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ