Логотип Магариф уку
Цитата:

"Казан" гаилә үзәге янында Россия көнен бәйрәм иттеләр

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертында катнашты. "Россияне яратам" дип аталган чара "Казан" гаилә үзәге янында үтте. Тамашачылар алдында төрле...

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан оештырылган бәйрәм концертында катнашты. 
"Россияне яратам" дип аталган чара "Казан" гаилә үзәге янында үтте. Тамашачылар алдында төрле рок-төркемнәр һәм башка иҗади коллективлар чыгыш ясады. Бәйрәмнең рәсми өлешен республика лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры  Илсур Метшин ачып җибәрде.
DSC_0113
"Бүген зур бәйрәм - Россия көне. Без аны яңа уңышлар һәм яңа төзелгән объектлар белән каршы алабыз. Без илебез белән горурланабыз. Россия көчле булырга тиеш. Монда Татарстан да үзеннән өлеш кертергә бурычлы. Без сезнең белән моңа әзер", - диеп белдерде Татарстан Республикасы Президенты.
Соңыннан Татарстан Республикасының атказанган артисты  Эльмира Кәлимуллина Игорь Крутой Академиясе хоры белән берлектә Россия гимнын башкарды.
Шулай ук Татарстан Республикасының вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Татарстан студентлар хезмәт отряды активистларына путевкалар тапшырды.
DSC_0118
Бәйрәмнең хедлайнеры - «Дискотека Авария» төркеме булды.
DSC_0121
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ