«Казан колориты» дип исемләнгән сайлап алу фестиваль-бәйгесе узачак

Балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр һәм һөнәри иҗат коллективларының 87нче Халыкара сайлап алу фестиваль-бәйгесе Казанда 26 – 28 октябрьдә узачак. Чара «Өмет Ярлары» («Берега Надежды») проекты кысаларында үткәрелә, дип яза ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

28_1243878_big
Фото: mon.tatarstan.ru

Бәйгедә катнашучылар өч дәрәҗәнең (профессионаллар, кызыксынучылар, башлаучылар) берсендә чыгыш ясый. Бәйге 15  номинация буенча уза.

Добавить комментарий