Рамазан аенда сәхәр һәм авыз ачу вакытлары

Быел изге Рамазан аеның беренче көне 6 июньгә туры килә. 5 июньдә, кояш баткач, тәравих намазлары укыла башлый.

6 июньдә сәхәрне – иртәнге ашауны кояш чыгарга ике сәгать  кала тәмамларга кирәк. Авыз ачу (ифтар) кояш бату – ахшам намазы белән башлана. Сәгать ярымнан соң исә кичке намазлар – ястү белән тәравих вакыты керә.

Дин әһелләре белдергәнчә, уразаның кыйммәте – көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуында.

Сәхәр вакытында артык күп ашарга кирәкми, бу сәламәтлек өчен дә, җан-күңел өчен дә зарарлы. Ифтарда исә җиңелчә генә итеп — хөрмә, йөзем җимешләре һәм су тамчысы, әйрән һәм катык белән авыз ачу ашказаны өчен файдалы санала.

Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: “Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”. Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”.

Авыз ачканнан соң (ифтар), гарәпчә: “Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”, һәм татарча: “Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, – дип дога кылына.

Хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарга Казан өчен ураза вакытларын тәкъдим итәбез.

Скачать (doc).

КАЗАН

Милади 2016 ел Көн

исеме

Сәхәр

тәмам

Иртәнге

намаз

Кояш

чыга

Өйлә

нама

зы

Икенде

нама

зы

Ахшам

намазы,

ифтар

Ястү

нама

зы

Һиҗри 1437 ел
6 Дүш 01:02 01:32 03:02 12:00 17:27 20:22 21:52 1
7 Сиш 01:01 01:31 03:01 12:00 17:28 20:24 21:54 2
июнь 8 Чәр 01:00 01:30 03:00 12:00 17:28 20:24 21:54 3
9 Пән 01:00 01:30 03:00 12:00 17:29 20:25 21:55 4
10 Җом 00:59 01:29 02:59 12:00 17:30 20:26 21:56 5
11 Шим 00:59 01:29 02:59 12:00 17:30 20:27 21:57 6
12 Якш 00:58 01:28 02:58 12:00 17:31 20:28 21:58 7
13 Дүш 00:58 01:28 02:58 12:00 17:31 20:29 21:59 8  Р
14 Сиш 00:58 01:28 02:58 12:00 17:31 20:29 21:59 9  А
15 Чәр 00:58 01:28 02:58 12:00 17:32 20:30 22:00 10  М
16 Пән 00:57 01:27 02:57 12:00 17:32 20:30 22:00 11  А
17 Җом 00:57 01:27 02:57 12:00 17:33 20:31 22:01 12  З
18 Шим 00:57 01:27 02:57 12:00 17:33 20:31 22:01 13  А
19 Якш 00:57 01:27 02:57 12:00 17:33 20:32 22:02 14  Н
20 Дүш 00:57 01:27 02:57 12:00 17:33 20:32 22:02 15
21 Сиш 00:58 01:28 02:58 12:00 17:34 20:32 22:02 16
22 Чәр 00:58 01:28 02:58 12:00 17:34 20:32 22:02 17
23 Пән 00:58 01:28 02:58 12:00 17:34 20:32 22:02 18
24 Җом 00:59 01:29 02:59 12:00 17:34 20:32 22:02 19
25 Шим 00:59 01:29 02:59 12:00 17:34 20:32 22:02
26 Якш 01:00 01:30 03:00 12:00 17:34 20:32 22:02 21
27 Дүш 01:00 01:30 03:00 12:00 17:34 20:32 22:02 22
28 Сиш 01:01 01:31 03:01 12:00 17:34 20:32 22:02 23
29 Чәр 01:01 01:31 03:01 12:00 17:34 20:31 22:01 24
30 Пән 01:02 01:32 03:02 12:00 17:34 20:31 22:01 25
июль 1 Җом 01:03 01:33 03:03 12:00 17:34 20:30 22:00 26
2 Шим 01:04 01:34* 03:04 12:00 17:34 20:30 22:00 27
3 Якш 01:05 01:35 03:05 12:00 17:33 20:29 21:59 28
4 Дүш 01:06 01:36 03:06 12:00 17:33 20:29 21:59 29
Дата День Сухур Фаджр Восход

солнца

Зухр Аср Магриб,

ифтар

Иша По  хиджре

Татарстан районнары өчен расписание.

Рамазанның ахыргы көне 4 июльгә туры килә. Ураза тәмамлану белән, мөселманнар 5 июль көнне бәйрәм итә. Аны халык Ураза гаете дип атап йөртә. Мәчетләрдә бәйрәм намазы иртәнге сәгать җидедә укыла башлый.

Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Фитра сәдакасын иртәрәк тә бирергә мөмкин.

Фитра сәдакасының мәгънәсе – Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисләре буенча аңлашылганча, ураза тотучының уразасы кимчелекләрдән пакьләнеп, Аллаһ каршысында тулысынча кабул ителүен өмет итеп бирелә торган садакадыр. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип садака бирә. Рамазан башланыр алдыннан гына бер бала туса, аның өчен дә фитра сәдакасы бирү тиешле. Әгәр балалары үзләре эшләп акча таба яки аерым, гаилә булып яши икән, алар фитра сәдакасын үзләре түли. Быел фитра садакасының күләме, арпа һәм йөзем бәясенә карап, 100-600 сум дип билгеләнде.

Әнәс бине Мәликтән килгән хәдистә болай диелгән: «Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора, һәм, фитра сәдакасын биргәннән соң гына, ул күкләргә ашачак» (Имам Дайлами).

“Кешеләр үзләренең малларыннан өлеш чыгара, ул мәрхәмәтлелекне тәрбияли торган сыйфат”, — ди дин әһелләре. Фитра сәдакасын Ураза бәйрәменә ике-өч көн калды дигәндә бирү яхшырак санала. Шулай итеп, кешеләр арасында социаль тигезлек урнаштырыла. “Без шатланган кебек, алар да сөенсен”, — ди дин әһелләре. Фитра сәдакасының күләмен, дин әһелләре үзләреннән чыгып түгел, шул елдагы хөрмә һәм арпаның уртача хакларын санап, үз җирлекләренә карата билгели.

Фитра сәдакасы фәкыйрьләргә (яшәү минимумы булып, нисабы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр), нисаб суммасы булмаучыларга (зәкәт түли башлар өчен минималь сумма)  бирелә.

Ә инде төзәлмәслек булып авырып, беркайчан да ураза тота алмаучыларга көн саен бер фәкыйрьне ашатырга тәкъдим ителә. Сәдаканың фидия дип атала торган төре нәкъ шушы категорияләр өчен каралган. Быел аның күләме 200 сум күләмендә билгеләнде.

Голәмәләр Советы тарафыннан зәкәт түләр өчен, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен минималь сумма) күләме 224 мең сум дип билгеләнде. Минималь сумманы (нисабны) акчалата бәяләү алтынның дөньядагы хакына бәйле. Ул микъдар 85 грамм алтын хакына бәрабәр. Ягъни 85 грамм алтын бәясе чыгарылып, нисабның суммасы ачыклана.

Әгәр кешенең бер ел кулланылмый торган бар алтыны, көмеше, кыйммәтле кәгазьләре, әйләнештәге товарларының күләме 224 мең сумнан артып китә икән, зәкәт итеп бу мөлкәт суммасының кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми. Өйдә җыелган акчалар, кассада сакланганы 224 мең сумга җитмәсә, пенсиядән зәкәт түләргә кирәк түгел, ди дин әһелләре.

Зәкәт фәкыйрьләргә (яшәү минимумы булып, нисабы булмаган кешеләр) һәм мескеннәргә (тору урыны, ашар ризыгы булмаган кешеләр), зәкәт җыючыларга, бурычын түләргә көче җитмәүчеләргә (монда сүз йорт алырга бурыч турында бара), мосафирларга бирелә. Шәригать китапларында аңлатылганча, зәкәт акчасына күперләр, мәчетләр, мәдрәсәләр төзелми. Ул бары тик кешегә генә бирелә.

Еш кына матбугатта төрле җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан Рамазан аенда бирелә торган сәдака күләменә карата дәгъвалар ишетергә туры килә. Аларга җавап итеп, шуны әйтәсе килә: фитра, зәкәт һәм фидия сәдакаларының күпме бирелергә тиешлеге төрле үлчәүләр белән Мөхәммәд пәйгамбәр тарафыннан билгеләп калдырылган. Болар бөтенесе дә мохтаҗлар өчен билгеләнгән.

Казан ифтарлары 2016

Римма Гатина.

Добавить комментарий