Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Габдулла Тукайга истәлек тактасы куелды (ФОТО)

Бүген Казанның Островский урамындагы 10 нчы йорт бинасы диварында (элеккеге “Шәрык клубы”, хәзерге Казан дәүләт Яшь тамашачылар театры) бөек шагыйрь Габдулла Тукай (1886-1913) истәлегенә мемориаль так...

Бүген Казанның Островский урамындагы 10 нчы йорт бинасы диварында (элеккеге “Шәрык клубы”, хәзерге Казан дәүләт Яшь тамашачылар театры) бөек шагыйрь Габдулла Тукай (1886-1913) истәлегенә мемориаль такта куелды.


мемориаль такта


Әлеге тантананы ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан ачып, кичә Казанда, шагыйрьнең юбилее уңаеннан фәнни-гамәли конференция уздырылуын, Татарстан башкаласына бик күп кунаклар килүен билгеләп үтте.


Рафис Корбан, истәлек тактасының ни сәбәпле бу бинада куелуын аңлатып, 1908 елның 14 октябрендә әлеге тарихи бинада Габдулла Тукайның беренче тапкыр “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасын укуын белдерде. Истәлек тактасы да, шул вакыйганы мәңгеләштерү максатыннан, ТР Хөкүмәте карары нигезендә эшләнгән.


Истәлек тактасын ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев бүген Габдулла Тукайның туган көнен бөтен дөньяда билгеләп үтүләрен әйтте. Моннан тыш, Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда да төзекләндерү эшләре уздырылачагын белдерде. “Шушы бәйрәмгә килеп, шулай бердәмлекне күрсәтү − Тукайның зур дәрәҗәсен исбатлый һәм, 130 елдан соң да, аның дөньядагы бөек шәхесләрнең берсе булып калуын дәлилли”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы урынбасары.


Тантанада ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәттахов, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.


Әлеге мәртәбәле чара чәчәкләр китерү белән тәмамланды хәбәр итә "Татар-информ" МА.


Фото: "Шәһри Казан".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ