Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда математика һәм IT фәннәре төне узачак

Казан Идел буе федераль университетында 11 май көнне 18.00 сәгатьтә «PRO НАУКА» яңа белем бирү проекты старт алачак. Әлеге чара математика һәм IT темаларына багышланып, “Төнге чик” дип аталачак һәм КФ...

Казан Идел буе федераль университетында 11 май көнне 18.00 сәгатьтә «PRO НАУКА» яңа белем бирү проекты старт алачак. Әлеге чара математика һәм IT темаларына багышланып, “Төнге чик” дип аталачак һәм КФУда Лобачевский елы кысаларында уздырылачак.
Бу кичне КФУның атаклы педагоглары, аспирантлары чыгыш ясаячак, фәнни-популяр лекториянең хедлайнерлары – РФА А.А. Харкевич исемендәге мәгълүмат тапшыру проблемалары институты һәм РФА В.А. Стеклов исемендәге математика институты математик-галимнәре.
Казанның барлык университетларының яшь галимнәре Falling Walls форматында 3 минут эчендә һәм 3 слайд күрсәтеп үзләренең эзләнүләрен тәкъдир итәчәкләр. Иҗат яратучыларны Science art и 3D-mapping күргәзмәләре кызыксындырырга мөмкин. Чара режиссер Екатирина Еременконың “Чувственная математика” кинофильмы белән тәмамланачак.
“Төнге чик” кысаларында 36 төрле чара уздырылачак. Бирегә теләге булган һәркем килә ала. Керү бушлай. Моның өчен night.kpfu.ru сайтында теркәлергә кирәк.
КФУда «PRO НАУКА» төннәре инде 2006 елдан оештырыла.
28_915748
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ