Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Республика ата-аналар форумы узачак

28 октябрьдә Казанның 179 мәктәбе базасында узачак әлеге чарада ата-аналар гаилә иминлеге, шулай ук гаиләне ныгытуда буыннан-буынга күчеп килгән кыйммәтләр, традицияләр турында фикер алышачак, тәҗрибә...

28 октябрьдә Казанның 179 мәктәбе базасында узачак әлеге чарада ата-аналар гаилә иминлеге, шулай ук гаиләне ныгытуда буыннан-буынга күчеп килгән кыйммәтләр, традицияләр турында фикер алышачак, тәҗрибә уртаклашачак.


Республика Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә журналистларга әлеге форумның максат-бурычлары турында сөйләделәр. Республика форумының нигезенә ата-аналарны борчыган мәсьәләләр яткан. Пленар утырыш барышында гаилә иминлеге, гаилә әгъзаларын берләштерүдә традицияләрнең роле, уңыш артыннан куып, кайчак балаларны игътибарсыз калдыру мәсьәләләре каралачак. Шунысы игътибарга лаек: форум программасы ата-аналарны борчыган мәсьәләләр нигезендә төзелгән.  ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, сорау-тәкъдимнәр арасында гаилә традицияләренә шактый зур игътибар бирелгән. «Буыннан-буынга күчә торган традицияләре булган гаиләләрдә генә әхлаклы, тәрбияле балалар, күршеләрен, якыннарын санлый торган шәхесләр үсә. Гаилә традицияләре – ныклы гаиләнең гаранты булып тора», – дип белдерде ул.IMG_9742


Оештыручылар чарага килергә теләүчеләрнең бик күп булуын әйтте. «Ләкин чара уза торган бинаның сыйдырышлык сәләтен исәпкә алып, бу юлы муниципаль районнарның ата-аналар комитетлары җитәкчеләре, аталар советы вәкилләре, шулай ук республиканың алдынгы укытучылары катнашачак», – дип белдерде ул. Ә республика районнарында яшәүчеләр өчен видеоконференция чараларын кулланып катнашу мөмкинлеге булдырылган.


«Без чараны сәхнәдә утыручыларның сөйләве итеп кенә түгел, барлык катнашучыларның үзара аралашуын тормышка ашырырлык итеп оештырдык», – дип ассызыклады Татьяна Ларионова. – Дөньядагы иң авыр эш – ул бала тәрбияләү. Форумның төп максаты – ата-аналарга аз гына булса да ярдәм итү. Чөнки бурычыбыз уртак – киләчәк буынны тәрбияле, сау-сәламәт, зыялы итеп үстерү».


Форум кысалаырнда алты дикуссия мәйданчыгы узачак. Биредә «Ныклы гаилә гаранты буларак гаилә традицияләре», «Балалар һәм яшүсмерләрнең агрессив һәм суицидаль тәртибен кисәтү», «Интернеттагы балалар –алар өчен кем җаваплы?», «Укучыларның сәламәт туклануы», «Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары» һәм «Укучыларны хезмәт нигезендә тәрбияләү» кебек мәсьәләләр каралачак.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ