Логотип Магариф уку
Цитата:

Казандагы Г.Тукай исемен йөртүче 1 нче гимназиядә йөзенче чыгарылыш

Соңгы кыңгыраулар хәтерләтә,Яшьлегемне, мәктәп елларын....Кем генә үзенең мәктәп елларын сагынып искә алмый икән? Чыгарылыш укучылары “Сау бул, мәктәбем” дип җырлый башлауга, күзләргә ирексездән яшь т...

Соңгы кыңгыраулар хәтерләтә,


Яшьлегемне, мәктәп елларын....


Кем генә үзенең мәктәп елларын сагынып искә алмый икән? Чыгарылыш укучылары “Сау бул, мәктәбем” дип җырлый башлауга, күзләргә ирексездән яшь тула.


Казандагы Г.Тукай исемендәге 1 гимназиядә дә бүген йөзенче чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.


WhatsApp Image 2018-05-24 at 13.13.58 (1)
– Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез, гимназиябез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйм, - диде гимназия директоры Гөлфия Шәмсиева чыгарылыш сыйныф укучыларын котлап.WhatsApp Image 2018-05-24 at 13.13.59
- Йөз еллык тарихы булган гимназияне нинди генә дәрәҗәле кешеләр, язучы, шагыйрьләр,милләтебезнең күренекле шәхесләре тәмамламаган, сез дә алардан калышмассыз дип уйлыйм, - диде директор.


Бүген гимназияне 23 укучы тәмамлый, 37 укучы IX сыйныф чыгарылыш укучылары.WhatsApp Image 2018-05-24 at 13.13.58


Аларны бүгенге зур бәйрәмнәре белән тәбрикләргә Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Рүзәл улы Хидиятов, профессор, фәннәр докторы Фираз Фахраз улы Харисов һәм башка кунаклар килгән иде.WhatsApp Image 2018-05-24 at 13.13.58 (2)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ