Логотип Магариф уку
Цитата:

Кәеф өчен – смузи!

Витамин җитмәүне  минем кебек үсмерләр аеруча ачык сизә. Менә шундыйлар өчен Американың Калифорния штатында СМУЗИ (smoothie) дигән эчемлек уйлап чыгарганнар. Анда ул узган гасырның алтмышынчы елларынд...

Витамин җитмәүне  минем кебек үсмерләр аеруча ачык сизә. Менә шундыйлар өчен Американың Калифорния штатында СМУЗИ (smoothie) дигән эчемлек уйлап чыгарганнар. Анда ул узган гасырның алтмышынчы елларында ук кулланыла башлаган. Бездә исә соңгы вакытта гына таралып килә. Дөресен әйткәндә, аны эчемлек дип кенә түгел, ә ашамлык дип кабул итсәң дә була. Чөнки аңа җиләк-җимеш, яшелчәләрдән тыш, геркулес та өстәргә була. Шулар өстенә сөт, кефир, йогурт, сок ише сыеклыкларның берсен саласың да я блендер, я миксер белән болгатасың.IMG_1021


Сер итеп кенә әйтәм, смузи, иртән ашарга яратмаган балалардан тыш, хатын-кызлар өчен дә бик файдалы. Язын алар җәйге күлмәктән йөрү өчен әзерләнә башлыйлар. Шуның өчен ябыгасылары, битләрен шомартасы килә. Организмны, азрак ашап, кирәк витаминнарга баетам дигән апалар өчен смузиның ярдәме тими калмас. Мин иртән яраткан, җиңел ризыгымны ясау өчен кичтән хәстәрен күрәм. Кирәкле продуктларның исемлеген төзеп, кибеткә кереп чыгам. Хәзер банан, груша, киви, алма ише җиләк-җимеш авыл кибетләрендә дә тулып ята. Суыткычта катырылган җиләк, чия, карлыган, мүк, каен, бакча җиләкләре булса, бигрәк тә яхшы. Геркулес һәм сөтне һәр өйдә табарга була.


IMG_0994Әзерләү:
Смузи әзерләүнең тәртибе болай. Чистартылган җиләк-җимешне, турап, блендерга салабыз. Бераз ваклагач, аңа геркулес өстибез һәм, тагын блендерны кабызып, болгатуны дәвам итәбез. Шуннан соң кефир яки бал кушылган сөт өстибез. Ике-өч минуттан смузи әзер. Стаканнарга агызабыз да өстенә җиләк, киви яки апельсин кисәге салып, бизибез. Әзер эчемлекне коктейль көпшәсеннән эчәргә була.
Кирәкле әйберләр:
1 стакан кефир яки сөт
1 әр алма, банан, груша
2 аш кашыгы геркулес
1 чәй кашыгы бал


IMG_1008Кирәкле әйберләр:
1 стакан кефир яки сөт
1 алма
1 банан
1 киви
Әлеге җиләк-җимешләр катнашмасы белән әзерләнгән смузи кыш өчен әйбәт.


Кирәкле әйберләр:
1 стакан катырылган җиләк
1 банан
1 стакан сөт яки йогурт
бер чеметем ванильле шикәр

Шунысын да истә тотыгыз: кечкенә балалар алма ширбәте яки сөт салынган смузины яратарак төшә.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ