Логотип Магариф уку
Цитата:

Кенә мәктәбе бер гасырлык юбилеена дәшә

Бер гасыр вакыт тарих өчен күп булмаса да, мәктәп өчен саллы гомер. Агымдагы уку елы – Советлар Союзы Герое, авылдашыбыз Бакый Рәхимов исемен горур йөртүче, Балтач төбәгенең мактанычы һәм горурлыгы бу...

Бер гасыр вакыт тарих өчен күп булмаса да, мәктәп өчен саллы гомер. Агымдагы уку елы Советлар Союзы Герое, авылдашыбыз Бакый Рәхимов исемен горур йөртүче, Балтач төбәгенең мактанычы һәм горурлыгы булган мәктәбебез өчен  100  яшьлек юбилей елы.
DSC05629


Архив мәгълүматларына караганда, бер гасыр элек – 1918 елда Кенә авылында беренче баскыч мәктәп ачылган. Инде 1921 елда мәктәпнең өч  сыйныфында 235 бала белем алган. Ул чорда анда Габдулла Гыйрфанов, Галия Гыйрфанова, Сара Фәйзрахманова укыткан. Габдулла Гыйрфан улы Гыйрфанов – Балтач районының мәгариф тарихында тирән эз калдырган шәхес.


1921 – 1925 елларда Маһиәфтаф Әхмәтова, Хапса Сөләйманова, Нәби Низамиев балаларга белем бирә. 1932 елда Түбән Кенә егете Нәби Низамиев Кенә башлангыч мәктәбенә мөдир итеп куела. Нәби  Низаметдин улы Низамиевның бөтен хезмәт юлы мәктәбебез бәйле: укытучы, завуч булып  эшли, 1942 – 1952 елларда Түбән Кенә мәктәбенең директоры була. Намуслы, тырыш хезмәте өчен 1949 елда ул «Почёт билгесе» ордены  белән бүләкләнә.


1937 елдан Кенә мәктәбе җидееллык итеп үзгәртелә. Тулы булмаган урта мәктәпнең беренче директоры Чиканас авылыннан Госман Миңнуллин, ә завучы Хәсәншәех авылыннан Муллагали Исламов була. 1938 – 1939 уку елында Кенә мәктәбе беренче чыгарылышын бирә. Әлеге чыгарылыш укучылары арасында Татарстанның атказанган артисты Җәвәһирә Сәләхова да була.


1939 – 1942 елларда Ибниәмин Фатыйхов, Госман Миңнуллиннар Кенә мәктәбе белән җитәкчелек итә. Алар бер-бер артлы сугышка алынгач, иң авыр сугыш һәм сугыштан сөңгы елларда мәктәпне Нәби Низамиев җитәкли.


Сугыш елларында Нәфига Әхмәтҗанова, Каимә Галиева, Харис Җаббаров, Шәгъвәнә Мәгъсүмова, Оркыя Нуруллина, Банат Гарифуллина, Мәгъмүрә Мөхәммәтшина, Татьяна Тучкова һ.б. укытучы  булып  эшлиләр.


1952 елда мәктәбебез директоры итеп Хәбибрахман Нуриев билгеләнә. Ул чорда зур төзелеш эшләре киң колач белән алып барыла: авылыбызның төрле җиренә урнашкан мәктәп биналары күчерелеп, бер урынга туплана.


1954 елдан мәктәбебез урта мәктәп итеп үзгәртелә. Күрше-тирәдә зуррак авыллар булса да, урта мәктәп нәкъ менә безнең Түбән Кенә авылында ачыла. Анда Арча, Балтач районнарының дистәдән артык авылыннан укучылар килеп йөреп, урта белем ала. Кайбер елларда Түбән Кенә, Югары Кенә, Кенәбаш, Таузар, Карадуган, Арбаш, Түбән һәм Югары Шубан, Хәсәншәех, Апаз, Үгез Елга, Каргалы, Күлтәс, Носы, Пошалым, Ишнарат авылларыннан килеп, 300 дән артык бала укый.


Урта мәктәпнең беренче директоры Фатыйх Шакир улы Шакиров (1954 – 1957), аннан соң Бакый Шәймулла улы Зыятдинов (1957 –1960) эшләгән  елларда агач мәктәп бинасы  зурайтыла, спорт залы төзелә.


Директорлар Алимҗан Җиһан улы Җиһаншин, Фаяз Гыйльмулла улы Сафиннан соң мәктәбебезне 26 ел буена Гали Сәмигулла улы Сәмигуллин җитәкләде (1964 – 1990). Ул эшләгән чорда мәктәпнең хәзерге заманча бинасы салынды. 1990 – 2004 елларда Нурзада Тәлгать улы Галимов мәктәп директоры булып эшләде. Ә 2004 елдан башлап мәктәбебез белән Рамил Вәкил улы Низамиев җитәкчелек итә.


Мәктәбебезнең горурлыгы – аның  укучылары. Безнең Кенә мәктәбе үз укучылары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Балтач районыннан чыккан җиде Советлар Союзы Героеның берсе – Бакый Рәхимов бездә укыган. Татар җыр сәнгатендә легендага әверелгән Татарстанның атказанган артисты Җәвәһирә Сәләхова һәм Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова республикабызның сәнгать дөньясында якты йолдыз булсалар, тарих фәннәре докторы Риф Хәйретдинов, химия фәннәре кандидаты Фәрит Хәйретдинов, филология фәннәре кандидаты Гөлзада Сабировалар – фән дөньясында шөһрәт казанган шәхесләр. Мәктәбебезнең 60 тан артык укучысы Россия һәм Татарстан күләмендә атказанган исемнәргә лаек булды. Шуларның 23 е – авыл хуҗалыгы, транспорт, дүртесе – икътисад, икесе – мәдәният, икесе – торак-коммуналь һәм төзелеш өлкәләрендә. РСФСРның атказанган транспорт хезмәткәре, Хезмәт  Кызыл Байрагы, Ленин орденнары кавалеры Мөбарәкҗан Усманов та – Кенә мәктәбе укучысы. Язмышларын мәгариф эшенә багышлаган  укучыларыбыздан унысы мактаулы  исемнәр йөртә.


Кенә мәктәбен «районда җитәкчеләр тәрбияләүче мәктәп» дип әйтсәк тә, һич кенә дә ялгыш булмас. Мәктәбебезне тәмамлаган укучыларның берничә дистәсе Арча, Балтач районнарында авыл хуҗалыгы белгечләре, җитәкче кадрлар икән – алар тормышка юлламаны безнең мәктәптән  алып киткән бит! Республикабыз премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстандагы филиалы җитәкчесе Вәгыйзь Минһаҗев та урта белемне Кенә мәктәбендә алганнар.


Бүген мәктәбебездә балалар биш авылдан килеп белем ала. Аларга югары белемле 17 укытучы белем бирә. Укытучыларыбыз һөнәри осталыкларын арттыру өстендә даими эшли. Аларның һәркайсы – үз эшенең остасы.


Бүген мәктәбебез коллективының максаты: балаларны хәзерге чор чынбарлыгында югалып калмаслык шәхесләр итеп тәрбияләү.


Укучыларыбыз белемнәрен, сәләтләрен район, республика  күләмендәге конкурсларда катнашып исбатлый. «Сабантуй» журналы, «Көмеш кыңгырау» газетасы үткәргән рәсем һәм шигырь конкурсларында катнашып, балалар даими  макталып  килә.


Инде берничә ел рәттән, балаларда татар халкының җырларына, сәнгатенә, гореф-гадәтләренә, гомумән, иҗатына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Бөтендөнья татар конгресы, «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте белән берлектә Римма Ибраһимова исемендәге «Халык зур ул, монлы ул» дип исемләнгән зонаара ачык конкурс-фестивале үткәреп киләбез. Анда республикабызның төрле районнарыннан, хәтта күрше Киров өлкәсеннән дә күпләгән балалар катнаша.


Мәктәбебездә экологик тәрбиягә дә зур игътибар бирелә. Чишмәләрне төзекләндерү, Кенә инеше буйларын чистарту, питомникта агач үсентеләре тәрбияләү, буш урыннарга агачлар утырту, аларны тәрбияләү – берничә дистә ел дәвамында даими эшләнә торган эшләребез. Укучыларыбыз катнашында утыртылган, тәрбияләнгән агачлар инде авыл тирәсендә урман булып үсеп  килә. Мәктәбебез базасында һәр ел лагерьда укучыларның кышкы һәм җәйге ялы оештырыла. Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү – игътибар үзәгендә. Республика күләмендә «Начар гадәтләргә каршы – мин спортны сайлыйм!» конкурсында җиңеп, диплом һәм кызыксындыру призына лаек булдык. Гомумән, уңышларыбыз бихисап.


Мәктәбебезнең спорт залы иртәдән кичкә кадәр гөрләп тора. Дәресләрдән соң, волейбол, баскетбол түгәрәкләре эшли. Кичке якта өлкән сыйныф укучылары, авыл  яшьләре шөгыльләнә. Соңгы елларда волейбол, баскетбол командаларының район ярышларында призлы урыннардан төшкәне  юк. Кенә мәктәбе укучылары инде ничә ел рәттән физкультура һәм технология буенча республика олимпиадасында катнаша.  2017-2018


Мәктәбебез тулы канлы тормыш белән яши. Бу көннәрдә ул  үзенең 100 еллык юбилеена әзерләнә, үткән тарихын барлый.


Лаеклы ялдагы күпсанлы укытучыларыбыз әле дә мәктәп белән тыгыз  элемтәдә, сагынышып, аралашып яшибез. Ветераннарыбызны,төрле елларда Кенә мәктәбендә эшләп киткән укытучыларны, техник хезмәткәрләрне, күпсанлы укучыларыбызны 7 апрель көнне мәктәбебезгә – 100 яшьлек юбилейга чакырабыз. Юбилей тантанасы иртәнге 9 сәгать 30 минутта башланачак. Рәхим  итегез!


Римма НИЗАМИЕВА,


Балтач районының Б.Рәхимов исемендәге Кенә төп мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ