Логотип Магариф уку
Цитата:

КФУда Татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркология кафедрасы ябыламы?

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат очрашуында КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркол...

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат очрашуында КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркология кафедрасын ябу турындагы имеш-мимешләргә нокта куйды. 


“Татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркология кафедрасын ябу турында бик күп имеш-мимешләр йөри. Әмма бүген бернинди ябу турында да сүз бармый. Бу мөмкин дә түгел”, – диде ул.


Рамил Хәйретдинов сүзләренчә, КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында, татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркология кафедрасы составына археология һәм этнография кафедрасын кушу юлы белән, аны зурайту турында сүз булган. Имеш-мимешләр, күрәсең, шул тәкъдимнән соң таралган.


Искәртеп үтик: бүген “Яңарыш” республика фонды Попечительләр советының киңәйтелгән утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов КФУның Халыкара багланышлар, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының татар халкын өйрәнү фәне һәм тюркология кафедрасына нисбәтле мәгълүматка бәйле рәвештә, югары уку йорты җитәкчеләреннән аңлатма таләп итеп,  КФУ ректоры Илшат Гафуровка мөрәҗәгать итте. Әмма аның утырышка килмәве ачыкланды һәм республика җитәкчесе ректорны тәнкыйть "утына" тотты.


“Интернетта фикер алышу бара, бүлеккә карата тәнкыйть тә бар”,– диде Рөстәм Миңнеханов һәм, аңлашылмаучанлык килеп чыккан очракта, матбугат чараларын җыеп, аңлатма бирергә кирәклеген әйтте.


Бу  «Татар-информ» МА  хәбәр итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ