Логотип Магариф уку
Цитата:

 Халкыбыз җәүһәрләрләрен кемнәр һәм ни өчен барлый?

Россия Фәннәр академиясе тарафыннан беренче фәнни экспедиция оештырылганга быел 250 ел тула. Татарстанда исә татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә фәнни эшчәнлекне тормышка ашыру, фундаментал...

Россия Фәннәр академиясе тарафыннан беренче фәнни экспедиция оештырылганга быел 250 ел тула. Татарстанда исә татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә фәнни эшчәнлекне тормышка ашыру, фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәрү эше Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына йөкләнгән. Һәм әлеге күппрофильле академик оешма  оешуының икенче елыннан ук фәнни  (фольклор, диалектологик, этнографик, археологик, археографик һ.б.) экспедицияләргә баруны төп эш юнәлешләренең берсе дип саный һәм гомере буе тугры кала. Беренче фольклор экспедициясен 1940 елда оештыра ул. Нәтиҗәдә 1940 – 1960 елларда гына күренекле фольклорчы Хәмит ага Ярми җитәкчелегендә утыздан артык шундый фольклор экспедициягә чыгыла, һәм аларда җыелган материалларның бер өлеше «Татар халык иҗаты» дигән 12 томлыкта дөнья күрә. Соңрак әлеге институт Урта Идел һәм Урал буе, Көнбатыш Себер җирлекләренә диалектологик экспедицияләр оештыруны да үз өстенә ала. Нәтиҗәдә «Татар теленең диалектологик атласы»н төзү өчен гаять тә бай материал туплана. Заманында сәнгать фәннәре докторы Фоат ага Вәлиев җитәкчелегендәге   татар халык сәнгатен һәм традицион һөнәрләрне өйрәнү максатын күздә тоткан экспедицияләрнең дә әһәмиятен бәһаләп бетергесез. Бүгенге көндә әлеге экспедицияләрдә тупланган материаллар республикабызның Милли музее һәм Сынлы сәнгать музее коллекциясенең төп өлешен тәшкил итә дә инде. Ә 2009 елдан башлап, әлеге институт, махсуслашкан экспедицияләр белән беррәттән, Татарстан районнарына һәм Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләренә комплекслы экспедицияләр оештыруны кулайрак саный. Чөнки бу очракта бер үк десант составында институтның телче, фольклорчы, сәнгати, археограф галимнәре дә була.  Инде шундый 25 комплеклы экспедиция оештырырга да өлгергәннәр.тарих


Кыскасы, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты халкыбыз җәүһәрләрен барлау, туплау һәм аларны халкыбызга җиткерү юлында. Болар хакында бүген матбугат конференциясендә әлеге институт директорының гыйльми эшләр буенча урынбасары Олег Хисамов, әлеге институтның халык иҗаты бүлеге мөдире Илмир Җамалетдинов, тасвири һәм декоратив-гамәли сәнгатьбүлеге мөдире Рауза Солтанова хисап тотты.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ