Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар сүзе» бәйгесе яңа иҗади сезонга чакыра

Татарстанда туган телне, әдәбиятны һәм нәфис сүз сәнгатен популярлаштыручы VI Халыкара «Татар сүзе» телевизион бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды.

Бәйгенең яңа сезонына старт 28 октябрьдә Казан Кремлендә бирелде. Проектны быел «Сәләт» яшьләр оешмасы, Шаян ТВ, ТНВ, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр оешмасы Татарстан Рәисе каршындагы Телләр комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашыра.

Бәйгедә 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр, үз әсәрләрен иҗат итүче авторлар, шулай ук иҗади гаиләләр катнаша ала. Конкурсантлар татар әдәбияты классикларының һәм хәзерге язучыларның әсәрләрен тәкъдим итә, шулай ук үзләре иҗат иткән шигырьләрне укый ала. «Татар сүзе» һәм «Татар сүзе. Гаилә» форматлары туган телгә мәхәббәтне һәм әдәби сүзгә хөрмәтне төрле буын вәкилләре арасында таратуны максат итә.

Проектта республикада яшәүче башка халыкларның туган телләренә дә урын бирелгән. «Туган тел» махсус номинациясендә чуваш, мари, мордва һәм удмурт телләрендә әсәрләр башкарырга яки авторлык шигырьләрен тәкъдим итәргә мөмкин.

«Халык мәхәббәте» номинациясе дә аерым игътибарга лаек. Анда «Тел» туган тел фестивалендә катнашучылар чыгыш ясый ала. Яшь чикләүләре булмаган әлеге номинациядә җиңүче профессиональ жюри бәяләве һәм халык тавыш бирүе нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Конкурс кысаларында мастер-класслар, узган еллар җиңүчеләре белән очрашулар, интерактив мәйданчыклар оештырылачак. Шулай ук катнашучылар өчен күчмә яздыру студиясе эшләячәк.

Гаризалар 2027 елның 31 гыйнварына кадәр www.tatarsuze.ru сайтында кабул ителә. Катнашырга теләүчеләргә анкета тутырып, сайланган әсәрне яттан сәнгатьле итеп башкарган видеоязманы беркетергә кирәк.

Бәйге дүрт этапта узачак. Гаризалар кабул итү 2026 елның 28 октябреннән 2027 елның 31 гыйнварына кадәр дәвам итә. Гыйнварда «Тел» туган тел фестивале үткәрелә, февраль-март айларында халык тавыш бирүе һәм жюри эшчәнлеге оештырыла. Җиңүчеләрнең исемнәре апрель аенда гала-концертта игълан ителәчәк.

Лауреатларны акчалата бүләкләр көтә. Иң яхшы чыгышларның видеоязмалары республика телеканалларында күрсәтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ