Логотип Магариф уку
Цитата:

2016 елда Ренат Харис премиясен кем алды?

23 нче декабрьдә Казандагы 4 нче татар гимназиясе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмдә төп кунакларның берсе Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис булды. Бу гаҗәп түгел, чөнки шагыйрь...

23 нче декабрьдә Казандагы 4 нче татар гимназиясе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмдә төп кунакларның берсе Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис булды.


 


Бу гаҗәп түгел, чөнки шагыйрь - әлеге гимназиянең якын дусты. Күптән түгел 75 яшен тутырган олпат шәхес юбилейга буш кул белән килмәгән. Ул гимназиянең талантлы балаларына төрле номинацияләрдә шәхси премияләрен тапшырды.


Ренат абыйлары 4 нче гимназия укучыларын мондый бүләк белән инде дистә ел дәвамында сөендерә икән. Моңа кадәр аңа төрле елларда 30 укучы һәм гимназиянең 5 иҗади коллективы ия булган. Р.Харис премиясен иң беренчеләрдән булып алучылар арасында гимназиянең элекке укучысы, хәзерге вакытта К.Тинчурин исемендәге театр артисткасы Резидә Сәлахова да бар.



4 нче гимназиянең 2016 елда Ренат Харис премиясен алган бәхетле балалары кемнәр соң?


Менә алар: Хәкимова Камилә (9 нчы сыйныф, «Бәллүр каләм» номинациясендә җиңүче); Шакирова Регина (7 нче сыйныф, «Бәллүр каләм» номинациясендә җиңүче); Вогапова Фәридә (6 нчы сыйныф, «Яшь рәссам» номинациясендә җиңүче).


Акчалата бүләктән тыш Ренат Харис әлеге талантлы балаларга үзенең «Атлар чаба» китабын, композитор Эльмир Низамов белән бергә иҗат иткән әсәрләре тупланган диск та тапшырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ