Логотип Магариф уку
Цитата:

Хуш киләсең, Яңа ел!

Ышанысызмы-юкмы: Совет заманнарында 17 ел дәвамында – 1918 елдан 1935 елга кадәр бездә Яңа ел рәсми бәйрәм булмаган (тарихка күз салсак, 1947 елдан соң гына әле Яңа ел бәйрәм һәм ял көне санала башлаг...

Ышанысызмы-юкмы: Совет заманнарында 17 ел дәвамында – 1918 елдан 1935 елга кадәр бездә Яңа ел рәсми бәйрәм булмаган (тарихка күз салсак, 1947 елдан соң гына әле Яңа ел бәйрәм һәм ял көне санала башлаган). И әби-бабайларыбызга Яңа ел бәйрәмнәресез бик тә күңелсез булгандыр инде. Бәйрәм итә белмәгәннәр дә инде: эшләгәннәр дә эшләгәннәр. Хәзер исә рәхәт: Яңа ел каршылауны 31 декабрь киченнән башлыйбыз да 13 гыйнварда – Искечә Яңа елны озату белән төгәллибез. Кесә ягың гына чыдасын!


 

Яңа 2017 ел Көнчыгыш календаре буенча Әтәч елы булгангамы, быел республикабызда Яңа ел тамашалары тагын да колачлырак булырга охшап тора. Яңа ел шәһәрчекләре һәм шугалаклар гына да барысы бергә 163 булачак. Шуларның 61ендә Төп чыршылар урнаштырылачак. Бүгенге көнгә республикабыз буенча 101 Яңа ел шәһәрчеге ачылган инде. Шуларның 35 е – Казанда. Башкалабызның Меңьеллык мәйданындагы Үзәк чыршыны ачу тантанасы иртәгә – 30 декабрьдә булачак. Бик тә күңелле, тамашаларга бай булачак, дип вәгъдә итәләр. Килми, күрми калмагыз! Кыш бабай белән Кар кызы да Яңа ел бүләкләрен мулдан өләшергә җыена. Һөнәреңне күрсәтсәң инде, әлбәттә!


Яңа елларыбыз мөбарәк, бәйрәм табыннарыгыз түгәрәк булсын, җәмәгать! Шагыйрь сүзләре белән әйтсәк,


Халкым түзем – көтә өмет белән,


Алып кил син бәхет-бәрәкәт!


Үткәннәрдә калсын моң-зарлар да,


Бир түземлек, җанга хәрәкәт!


Юк-бар белән җанны телгәләмик,


Яшәү ямен тоеп яшик гел!


Тырыш хезмәт җиребезне бизәр,


Бәхет алып кил син, Яңа ел!


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ