Логотип Магариф уку
Цитата:

Көнгерәләр илендә

Австралиягә Аделаида шәһәренә Казаннан – Мәскәүгә, Мәскәүдән – Дубайга, Дубайдан Австралиянең Аделаида шәһәренә ике көн дигәндә очып килеп тә җиттем. Казанымның язгы иртәсендә чыгып киткән булсам, көз...

20160404_154911



Австралиягә Аделаида шәһәренә Казаннан – Мәскәүгә, Мәскәүдән – Дубайга, Дубайдан Австралиянең Аделаида шәһәренә ике көн дигәндә очып килеп тә җиттем. Казанымның язгы иртәсендә чыгып киткән булсам, көзге Аделаида төне каршы алды.


 Аделаида


Бүгенге көндә Аделаида – Көньяк Австралиянең иң зур шәһәрләренең берсе. Биредә 1 миллион 200дән артык кеше яши. Әмма беренче тапкыр күргән кешегә гаҗәп: шәхси йортлардан торган зууу-ур авылны хәтерләтә ул. Йортларның күбесе бер катлы... Ике катлылары яңарак кына салына башлаган. Күп катлы биналар шәһәрнең үзәгендә генә. Аларда – отельләр, банклар, офислар, сәүдә үзәкләре урнашкан. Шәһәр үзәген зур парк һәм Торренс елгасы әйләндереп алган.


Парк дигәне дә шунда ук соклану уята. Елга әле бер, әле икенче якка су трамвайлары йөреп тора. Яшьләрнең бер ишесе чирәмгә утырып чөкердәшсә, икенчеләре сәламәт яшәү рәвешен сайлаган – парк буйлап велосипедта җилдерә... Хөкүмәт йорты, Парламент, Аделаида фестиваль үзәге (спектакльләр, концертлар куела), өч Университет (Аделаида Университеты, Көньяк Австралия Университеты һәм Флиндерс Университеты), консерватория, Австралиянең иммиграция музее (1986 елда ачылган), эчендә 35000нән артык картина сакланган Көньяк Австралиянең сәнгать галереясы да елга буенда, парк әйләнәсендә урнашкан.


Мин дустым Сафия Вәлиефф йортында тукталдым. Апалы-сеңелле Сафия белән Гайшә – Кытайдагы Өремче шәһәрендә Фатыйма белән Салихның тугыз балалы зур гаиләсендә туган милли җанлы, зыялы ханымнар. Әби-бабалары Апас, Кукмара, Мамадыш төбәкләреннән булып, заманында шунда күчеп китеп урнашканнар. Тормышның ачысын-төчесен татыган, Кытай сәясәтләре, “Мәдәният инкыйлабы” аша үткән гыйбрәтле язмышлы Вәлиеффләр гаиләсе 1981 елда Австралиянең Аделаида шәһәренә килеп төпләнәләр.


“Кышның иң салкынында да температура 14-15 градус җылылыктан төшми. Ел әйләнәсендә җәй бездә – үсемлекләр, агачлар чәчәк ата, җимеш бирә. Агачлар да яфракларын коймый, гел яшел тора”, – дип икенче ватаны белән таныштыруны башлап җибәрде Сафия.


DSC00684


Якшәмбе мәктәбе


Аделаидадагы татарлар мәрхүм Газраил Габитов һәм Сөенгел Чанышеваларга аеруча рәхмәтле. Сөенгел апа Чанышева биредә яшәүче татар, уйгыр, үзбәк балалары телләрен, диннәрен онытмасын, милләтләрен югалтмасын өчен 1982 елда үз өендә Якшәмбе мәктәбе ача. Кытайның Колҗа шәһәреннән өч кызы белән беренчеләрдән булып Австралиягә күченгән Газраил Габитов исә этник мәктәпләр барлыгын белешә. Аның тырышлыгы белән 1986 елда Татар мәктәбе дә Көньяк Австралия хөкүмәтенең “Этник мәктәпләр ассоциациясе”ндә теркәлүгә, хөкүмәттән матди ярдәм алуга ирешә. Татар мәктәбе төрле рәсми чараларда катнашып, милләтебез данын бөтен Австралиягә тарата.


 Татар мәктәбен 34 ел дәвамында Мөшәррәф Вәлиефф җитәкли. Аделаидада яшәүче татар балаларына чирек гасырдан артык Гайшә Маски белем бирә. Җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, татар-башкорт этник мәктәбендә хезмәт күрсәткән укытучы Көньяк Австралия хөкүмәте бүләгенә дә лаек булган. Сания, Гүзәл, Гөлфия, Диләрә Вәлиеффләр дә башка милләтләр арасында татар балалары югалып калмасын, телләрен, диннәрен онытмасын дип тырышалар. Бүгенге көндә Аделаидада туган яңа буын татар балалары – Кәрим, Латыйфа, Фәдилә, Дилназ, Фирүзә, Тәнзилә, Фирдәвес, Фәтих, Шакирә, Хафиз, Җәннәтләр үсеп килә.


– Мәктәбебездә 30–40ар бала укыган еллар булды. Аннан 20гә, хәзер 10га калды. Мәктәптә татар җырлары, биюләре өйрәнәбез, Туган тел, Тукай көннәре уздырабыз, татар әлифбасы буенча кириллик имляда язарга, укырга өйрәтәбез. Атнасына өч сәгать укытабыз, дәресләрдә балалар белән бергә әти-әниләр дә катнаша, – ди Гайшә ханым.


Килен-кияүләрне – Татарстаннан!


Әлбәттә, мәктәптә генә туган телгә, дингә мәхәббәт уятып булмый. Биредә дә моны аңлыйлар. Тәрбияне балаларга гаиләдә бирергә тырышалар.


– Телне генә өйрәтеп яисә динне алга куеп кына, берни килеп чыкмас – без икесен бергә алып барырга тырышабыз. Өйдә балаларыбыз белән бары тик туган телебездә сөйләшәбез. Урамда, мәктәптә, югары уку йортларында үзара инглиз телендә аралашалар, әмма өй бусагасыннан атлап керүгә алар безгә татарча эндәшә, – ди Фирдәвес Садри.


Улларын, кызларын үзебезнең милләт – мөселман баласына ярәштерү дә бик мөһим монда. Килен-кияүләрне күбрәк Татарстаннан алырга тырышалар. Килен булып киткән Казан кызлары – Гүзәл, Диләрә, Айсылу, Әлфияләр шундыйлардан. Берсеннән-берсе чибәр Австралиядә туган татар балалары, яшьләре әти-әниләренә: “Әннә”, “Әттә”, “сез” дип эндәшүләрен, саф татар телендә җыр-биюләрен, чит-ят җирдә тырышып, тырмашып яшәүләрен, Австралия халкы арасында татарларны бары тик яхшы яктан танытуларын күрү – минем өчен бер горурлык булды.


1991 елда Аделаида каласында “Татар-башкорт җәмгыяте” төзелә. Австралия хөкүмәте аңа рәсми таныклык сертификаты да бирә. 15 еллап аның башында Зыя Маски тора, соңгы 10 елда җәмгыятьне Шөһрәт Вәлиефф җитәкли. Әлеге җәмгыять Австралиядә яшәүче татарлар арасында күп эшләр алып бара, изге гамәлләр кыла, аларны бөтен дөньяга таныта.


Океан тылсымы


Австралиягә хәтле килеп, океанда су керми генә китеп булмый бит. Дустым Сафия дә: “Көннәр җылы, кояшлы торганда океанга барыйк”, – диде. Бу кадәр эсседә коенып та булмас инде дисәм... чыдап булмаслык эссе көн океан буенда түзеп булмаслык җилле, салкын көнгә алмашынды да куйды. Океан буенда көзге кызу көндә дә шулай икән. Агым көчле булганга, суы да салкын. Җәен дә суның җылылыгы 18-20 градус кына була, ә кышын 15 градустан артмый.


Иртәгесен көнгерәләр күрү нияте белән шәһәрнең иң биек ноктасы булган Лофти тавына (727 метр!) – Клеленд кыргый табигать тыюлыгына кузгалдык. Табигатьтә көнгерәләрнең 69 төре очрый. Авырлыклары да төрлечә – 500 граммнан 90 килограммга җитә. Кешеләргә карата дустанә мөнәсәбәттә тагын үзләре – сыйпаттыралар, килеп кулдан ашап китәләр, безнең белән рәхәтләнеп фоторәсемгә төшәләр...


Австралиядәге соңгы кичемне океан белән күзгә-күз карашып уздырырга уйладым. Эңгер-меңгер. Кояшның болытлар арасына кереп барышы, шәфәкъ батышы. Сүнәм-сүнәм дип утырган күк учагы, океан астыннан килеп чыкмасынмы... Океанга ут капты.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ