Логотип Магариф уку
Цитата:

Гөлназ Хәмзә кызы Исмәгыйлеваны туган көне белән котлыйбыз!

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Хәмзә кызы Исмәгыйлеваның бүген туган көне.Хөрмәтле Гөлназ Хәмзә кызы!Чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез! Сезгә нык с...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Хәмзә кызы Исмәгыйлеваның бүген туган көне.

Хөрмәтле Гөлназ Хәмзә кызы!


Чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!


Сезнең милли мәгарифне үстерүгә керткән өлешегез бәһасез. Алга таба да авыр һәм җаваплы эшегедә зур уңышлар юлдаш булсын!


Ихтирам белән, “Мәгариф” журналы редакциясе.


Р.S. “Мәгариф. Татар теле” журналының 4 нче санында Гөлназ Хәмзә кызы Исмәгыйлева белән әңгәмә басылган иде. Сез аның белән биредә таныша аласыз: http://magarif-uku.ru/wp-content/uploads/2016/09/tatar-tele_December_2016-sait.pdf


ismagilova

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ