Көтүченең кирәге юк

Нейропсихолог, биоинформатик, дататехнолог, психолингвист… Мондый сүзләрне ишеткән дә юк, дип аптырамагыз, болар – киләчәк һөнәрләре. Аларны исә бүгенге сабыйлар үзләштерәчәк. Балалар инде хәзер үк киләчәктә яши кебек. Гөлләргә су сибеп йөрүче роботлар, йөртүчесез хәрәкәтләнгән машиналар, идарә ителүче чын тараканнар дөньясына без дә күз салып карыйк әле.

кванториумУкучыга нефть нәрсәгә?
Әлмәтнең 25 нче мәктәбендә укучылар нефть ятмаларын эшкәртү, нефть һәм газ скважиналарын бораулау турында лекцияләр тыңлый, мастер-классларда катнаша, бу өлкәдә ярдәм итәрдәй роботлар ясый. Балага болар нигә кирәк соң? Һәр кешенең башында туарга тиешле бу сорауга җавапны, укучыларның ниләр һәм, иң мөһиме, ничек эшләве белән танышкач, үзегез үк табарсыз.

Нефть эшкәртү серләрен балалар дәрестән соң – STEM-үзәктә өйрәнә. Башлангыч сыйныфларда укучылар конструкторлар белән эш итсә, үсә төшкәч, үзләре үк аларга «җан кертә» – программалаштыра. Бу – заман мәктәпләрендә өстәмә белем бирүнең бер төре. Әлмәт мәктәбендәге STEM-үзәк җитәкчесе Резидә Шәрипова әйтүенчә, мондый лабораторияләр укучыларны техник һөнәрләргә якынайта. «Лабораториядә балалар бик күп иҗади эш башкара: төрле конструкторлар, проектлар төзи. Бу исә укучылардан ныклы белем таләп итә. Монда математика, физика, информатика, хәтта әдәбиятны да белергә кирәк! Димәк, STEM-үзәктә шөгыльләнүче балаларның фикерләү сәләте дә, белем дәрәҗәсе дә югарырак була», – ди укытучы.

Кечкенәдән үк роботлар белән «җенләнгән», катлаулы техника белән идарә итә белгән бала, мәктәп тәмамлагач, көтүче булмаячак, билгеле. Дөрес аңлагыз, көтүче һөнәре начар диюебез түгел! Бары тик бүген заманы башка. Шул ук көтүчене пульт белән генә идарә ителүче акыллы машиналар яки пилотсыз очкычлар алыштырырга мөмкин. Ә менә бу заман техникасын булдырырга акыллы башлар кирәк! Андый сабыйларны тәрбияләү исә өзлексез эш таләп итә.

Совет заманында һәр районда берничә Пионер йорты гөрләсә, бүген аларны STEM-үзәкләр, балалар өчен технопарклар алыштыра. Сабада, мәсәлән, аны җәйге лагерь буларак оештырганнар, ә Казандагы «Алга» балалар технопаркы ел дәвамында эшли. Мавыктыргыч фән һәм техника йортындагы бу технопарк, төгәлрәге, андагы интерактив экспонатлар турында язган идек инде («ГМ», 2015 ел, август, «Тәҗрибәләр йорты» язмасы). Хәзер исә биредә балалар берничә лабораториядә шөгыльләнә. Робототехника юнәлешен сайлаучылар роботлар ясый, космик лабораториягә килүчеләр үз космик корабларының проектын булдыра. Радиоэлектроника белән шөгыльләнүчеләр исә балалар бакчасының өлкәннәр төркеменә йөрүче яшьтәшләрен фонарь ясап шаккатыра.

«Өлкәннәр булдыра алмаганны балалар эшләячәк»
Узган ел балалар технопаркы Чаллыда да ачылды. Ниндие генә әле! «Кванториум» дип аталган мондый үзәк бөтен Россиядә өчәү генә! Бирегә балаларны 5нче сыйныфтан кабул итәләр. Гаризаларны һәркем җибәрә алса да, технопаркта шөгыльләнү бөтен балага да насыйп булмый. Чөнки монда кабул ителгәнче укучылар тест узарга тиеш. Аның ярдәмендә балаларның техник иҗатка сәләтен ачыклыйлар.

Технопарктагы түгәрәкләр «квант» дип атала. Алар барлыгы сигез. Балалар иң элек үзләре теләгән «квант»ка бара. Соңрак башка «квант»ларның эше белән дә таныша алалар. «Кванториум»ның укыту программасын илнең иң алдынгы университетлары һәм оешмалары төзегән. Ул ике елга исәпләнгән. Биредә ел саен 400дән артык укучыга өстәмә белем бирергә җыеналар. Технопаркны тәмамлаган бала глобаль проектларны тормышка ашырудан курыкмаска өйрәнергә, командада эшли белергә тиеш.

Биредә укучылар читтән торып идарә ителә торган автомодельләр төзи, теге яки бу материалны лазер ярдәмендә кисү, бизәү серләренә төшенә, иярченнәрдән алынган мәгълүматлар белән эшләргә өйрәнә. «Геоквант» түгәрәгендә исә балалар транспорт хәрәкәтен реаль вакыт режимында күзәтергә мөмкинлек бирүче ресурс булдырачак. Шулай ук әйләнә-тирәне күзәтү буенча да проектлар төзү каралган. Кыскасы, күп кенә өлкәннәрнең дә башы җитмәстәй эшләрне балалар мөстәкыйль башкарып чыгарга өйрәнәчәк.

«Заман балалары укырга һәм язарга өйрәнгәнче үк мәгълүмати технологияләрне үзләштерә, – ди «Кванториум» балалар технопаркы җитәкчесе Юлия Фукина. – Шул ук вакытта, статистика буенча, өстәмә белем бирү оешмаларында шөгыльләнүче балаларның нибары 4 проценты гына фәнни-техник иҗатка тартылган. Бу – Россия буенча. Татарстанда әлеге күрсәткеч зуррак – 13 процент тирәсе. Ә бит илнең икътисады һәм сәнәгате белемле инженерлар, технологлар, галимнәргә мохтаҗ. «Кванториум» мәктәп эскәмиясеннән үк әнә шундый акыллы балаларны күреп алырга һәм «озатып барырга» мөмкинлек бирәчәк тә инде. Мин ышанам: бүгенге укучылар өлкәннәрнең көченнән килмәгән мәсьәләләрне хәл итә алачак.

Тулысынча.

Рамилә Уваева.

Добавить комментарий