Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмарада татар теле һәм әдәбияты укытучылары съезды узачак

Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Съезд ике көн дәвам итәчәк. 9 июльдә, Кукмара ра...

Татарстанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


Съезд ике көн дәвам итәчәк. 9 июльдә, Кукмара районында секция утырышлары республика районнарының милли белем бирү һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлары катнашында уза.


Делегатлар Олы Сәрдек авылы балалар бакчасында һәм гимназиясендә булачаклар һәм биредә Кукмара районы белем бирү оешмалары тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк. Башка секция кысаларында җитәкчеләр 5нче һәм 7нче балалар бакчасында, С.Ә.Әхтәмов исемендәге мәктәптә булалар.


Секция утырышларында милли белем бирү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр оештырыла.


10 июльдә Казанда  съездның пленар утырыш узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ