Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмарада – укучыларның техник иҗат бәйгесе

Ел ахыры җитте исә, һәр мәктәп, район еллык эшенә йомгак ясый, уңышларын барлый. Һөнәрчеләр ягы саналган Кукмара төбәгендә дә бу шулай. Укучылары да яшьтән үк төрле һөнәр нечкәлекләренә төшенергә омты...

Ел ахыры җитте исә, һәр мәктәп, район еллык эшенә йомгак ясый, уңышларын барлый. Һөнәрчеләр ягы саналган Кукмара төбәгендә дә бу шулай. Укучылары да яшьтән үк төрле һөнәр нечкәлекләренә төшенергә омтылып яши бу якта. Араларында техник иҗат белән сихерләнгәннәр дә шактый.


 

Әйтик, соңгы өч-дүрт елда Кукмара районының Мәмәшир һәм Зур Кукмара урта мәктәпләренең яшь уйлап табучылары «Мәгариф» журналының Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте белән берлектә оештырган «Яшь кулибинчылар» бәйгесендә гел җиңүчеләр рәтендә. Быел алар сафына районның Байлангар мәктәбе дә кушылды.


Укучылар арасында техник иҗат хәрәкәтен тулаем район масштабында ничек җәелдерергә? XXI гасырда да яңа ачышлар ясарга Кукмара төбәгендә җирлек бармы?.. Шушы сорауларга ачыклык кертү максатыннан район мәгариф идарәсе укучы балаларның техник иҗат бәйгесе үткәрергә карар кылган да. Тик бу бәйге генә түгел, чын мәгънәсендә райондагы яшь кулибинчылар бәйрәмен хәтерләтте. Чөнки бу җаваплы эшне оештыруга Зур Кукмара урта мәктәбе педагогик коллективы (мәктәп директоры Габит Нәҗипов) җиң сызганып алынды һәм аны районның дистәгә якын мәктәбеннән иң сәләтле яшь уйлап табучылары катнашында зур оешканлык белән үткәрде дә. Укучылар иҗат иткән модель, экспонатлардан төзелгән үзе генә ни тора! Бәйрәмдә Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты М.Йосыпов, Казан дәүләт энергетика университеты доценты, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, шагыйрь Р.Нуруллин, Кукмара районы мәгариф идарәсе башлыгы Р.Мансуров һ.б. мәртәбәле жюри әгъзалары буларак катнашты. Ә инде «Кукмара районының 2016 елгы иң оста яшь уйлап табучысы»н ачыклауны күздә тоткан бәйгегә 15 эш тәкъдим ителде. Әнә Байлангар урта мәктәбеннән Әмир Баһавиев радио белән идарә ителешле «БА-64» бронялы автомомобиль моделен ясаган. Түбән Өскебаш мәктәбеннән Искәндәр Гасыймов мунчада җылы идән булдыру идеясен тәкъдим итте. Нырья мәктәбеннән Дмитрий Осипов конденсаторлы эретеп ябыштыру аппараты иҗат иткән. Кәркәүч мәктәбеннән Раил Бикмөхәммәтов белән Алмаз Миңгалиевнең «Орел» дигән балык тоту судносы моделе дә чын инде менә! Кыскасы, 15 эшнең һәркайсы үзенчәлекле. Шулай да жюри Кукмарадагы 4 нче урта мәктәп укучысы Алмаз Әхмәдуллин иҗат иткән «Краннар өчен насадка» моделенә I урынны бирде һәм аны яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасында катнашырга лаек дип тапты.




Фаил ХӘБИБУЛЛИН видеосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ