Логотип Магариф уку
Цитата:

Кулга-кул тотынышыйк, дуслар

Казанның «Әкият» курчак театрында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» дип аталган республикакүләм иҗат фестиваленең гала-концерты узды. Фестиваль быел тугызынч...

Казанның «Әкият» курчак театрында физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» дип аталган республикакүләм иҗат фестиваленең гала-концерты узды.


 

Фестиваль быел тугызынчы тапкыр уздырыла. Әлеге конкурс беренче тапкыр 2008 елда оештырыла. Ул елны бәйгедә Дәрвишләр балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм 6нчы интернат-мәктәптә белем алучылар гына катнаша. Алга таба катнашучылар саны артканнан арта һәм 2013 елда аңа республика күләмендә уздырылучы конкурс статусы бирелә.


Быел оештыру комитеты бәйгедә катнашырга теләк белдергән 20 интернат-мәктәп һәм балалар йортларыннан гаризалар кабул иткән. Шуларның 11е – Казаннан. Фестивальдә шулай ук Саба, Нурлат, Лаеш, Арча, Питрәч, Түбән Кама, Алабуга, Чистай районнарыннан да физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты. Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров әйтүенчә, сайлап алу турында меңнән артык бала чыгыш ясаган. Шуларның 150се фестивальнең гала-концерты сәхнәсенә менде.



Тантаналы тамаша алдыннан фойеда интернат-мәктәп, мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус уку йортларында белем алучылар әзерләгән искиткеч матур кул эшләнмәләреннән торган хәйрия ярминкәсе эшләде. Ул 13 яшьлек Кирилл Лебедевка аз булса да ярдәм итү максатыннан оештырылган. Аның күзләренә кичекмәстән операция ясарга кирәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ