М.Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, истәлек медале булдырылды

Быел халкыбыз герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үтә. Әлеге уңайдан илебезнең төрле төбәкләрендә шагыйрь олылап искә алынды, иҗаты барланды һәм бу эш әле дә дәвам итә. Шундый тантаналы чараларның берсе башкалабыз Мәскәүнең этно-мәдәни компонентлы татар мәктәбендә үтте.

1186 нчы бу мәктәп 2008 нче елдан Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөртә. Һәр көн иртән балаларны мәктәп ишегалдында шагыйрьнең һәйкәле каршылый. “Бар җырымны илгә багышладым…” исеме белән барган төбәкара фәнни-гамәли семинарда Татарстаннан ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов җитәкчелегендәге делегация катнашты. Илдар Ринат улы залдагыларны Татарстандагы мәгариф өлкәсе вәзгыяте белән таныштырды. Мәскәү шәһәренең методик үзәгеннән Сергей Григорян үз чыгышында белем учакларында патриотик тәрбия программасын тормышка ашыру юлларын күрсәтте. Россиянең мөфтиләр Советы рәисе урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов, укучы балаларга мөрәҗәгать итеп, Җәлилне халкыбызның сынмас рухлы батыр улы булуын күрсәтеп, ул безнең горурлыгыбыз, диде.

москва надия1 обрТРның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең иҗтимагый элемтәләр бүлеге мөдире Наилә Акмаева, М.Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, истәлек медале булдырылуын хәбәр итеп, шагыйрьнең исемен мәңгеләштерүдә зур хезмәт куйган шәхесләргә тапшырылачагын әйтте. Әлеге мәктәптән дә бу өлкәдә зур хезмәте кергән мөгаллимнәр түшен бу көнне истәлек медале бизәде. Семинар барышында Мәскәүнең 1186 нчы һәм Татарстанның Чистай шәһәрендәге 5 нче мәктәпләре арасында үзара хезмәттәшлек буенча эшлекле килешүгә кул куелды. Мәктәп директоры Лемма ханым Гирфанова әлеге дуслык җепләре халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауда, балаларга милли һәм патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия булачагын билгеләп үтте.

Мәктәптә уңышлы гына эшләп килүче Каюм Насыйри үзәгендә (җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Ф.Сәетова) барган “түгәрәк өстәл” утырышында балалар бакчалары мөдирләре, мөгаллимнәр, мәктәп директорлары яшь буынга хәрби-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү хакында фикер алышты. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Кадрия Фәтхулова “Ана теле” онлайн мәктәбе проектының өч ел дәвамында эшләп килүен, биредә татар телен инглиз теле методикасына нигезләнеп өйрәнүләрен презентация ярдәмендә күрсәтте. Шунысын да әйтик, чит илләрдә, бигрәк тә Кытай, Австралия, Алмания, Литва, Казахстанда яшәүче милләттәшләребез дә интернет аша татар телен бик теләп өйрәнәләр. Ә “Ана теле” онлайн мәктәбенең 9 дәрәҗәсен дә уңышлы үтүчеләргә сертификат бирелә.

Осталык дәресләрендә мәктәп укытучылары һәм музей җитәкчеләре (биредә өч музей эшләп килә) кунакларны уку йорты эшчәнлеге белән дә таныштырды. Актлар залында исә “Батырлык гасырларга кала” дип аталган ачык иҗади эшләр бәйгесенә йомгак ясалды. “Бик күп эшләр шагыйрьнең туган ягы Оренбург өлкәсеннән, Татарстаннан, Казахстаннан, Ульяннан һ.б. төбәкләрдән килде. Муса Җәлил әсәрләренең тәэсире гаять көчле. Бәйгедә катнашкан укучыларга, аларның укытучыларына бик рәхмәтлебез. Җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады”, — диде жюри әгъзасы, якташыбыз язучы-журналист Нәзифә Кәримова.

москва надия 2 обрГала-концертта финалга чыгучы талантлы балалар М. Җәлилнең шигырьләрен, җырларын күңелгә үтәрлек, күзләргә яшь килерлек итеп төрле телләрдә бик оста башкарды. Төрле милләт балаларының фашизмга нәфрәт белән сугарылган чыгышлары сокландырды. Әлеге мәктәпнең үзендә генә дә 35 төрле милләт баласы укый икән. Шунысы да куанычлы булды: Чистайдагы 5 нче мәктәпнең —  VII, IX сыйныф укучылары Алсу Фәтхетдинова белән Диана Шәмсетдинованың чыгышлары да алкышларга күмелде. Истәлекле бүләкләр, грамоталар әлеге бәйгенең истәлеге булып укучылар портфолиесендә сакланса, Җәлил шигырьләре алар күңеленә гомерлеккә уелып калыр. Халкыбызның каһарман улына булган әнә шундый бер горурлык хисе белән кайттык без башкалабыз Мәскәүдән.

Сүз уңаенда шуны да әйтик: бирегә килгән кунаклар һәм мәктәп мөгаллимнәре “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналлары белән дә таныштылар, редакция “кухнясы”, материаллар әзерләү серләре белән кызыксындылар. “Мәгариф” журналын мәктәп китапханәсе дә, мөгаллимнәр дә алдыра. Ә “Гаилә һәм мәктәп” журналы, әлегә Россия каталогында булмау сәбәпле, укытучылар, балалар кулына килеп ирешә алмаган. Уртак фикергә килеп, укытучылар журналга бик теләп язылдылар һәм хәзер ай саен 20 журнал почта аша аларга барып ирешәчәк.

Надия Шәйхетдинова.

Лилия Мәзгутова фотолары.

Добавить комментарий