Логотип Магариф уку
Цитата:

МАГАРИФ.РФ педагогик журналының сигезенче саны дөнья күрде

“Мәгариф” журналы ачып җибәргән  электрон МАГАРИФ.РФ педагогик журналының сигезенче саны дөнья күрде.№8Л.Хөснелгатина. Исемнәрнең килеш белән төрләнешеР.Сибгатова. Без – коткаручыларЗ.Саляхова. Урок п...


“Мәгариф” журналы ачып җибәргән  электрон МАГАРИФ.РФ педагогик журналының сигезенче саны дөнья күрде.


№8

Л.Хөснелгатина. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше


Р.Сибгатова. Без – коткаручылар


З.Саляхова. Урок повторения пройденного материала о глаголе в 5 классе


Р.Назипов. Как образуются понятия?


Д.Садикова. Хөсет вә көнчелек


Ф.Минһаҗева. «Безнең мамонт»


Г.Исхакова. Тапкырлыйбыз, бүләбез


С.Закирова. Туган телем – татар теле


Л.Шакирова. Язучы һәм көрәшче


Ф.Шәфигуллина. «Татар кызы»


Р.Хәйруллина. “Татар егете”


Г.Исмәгыйлева. «Яшьнәп үтелгән вакыт»


Л.Хәсәнова. Шаян кызлар, шук малайлар


Ч.Мөхәммәдиева. Сау бул, Әлифба!


Д. Җәләлетдинова. [х] авазы һәм Хх хәрефләре


М.Гимранова. Портфолио ученика и его презентация


А.Галипова. Әминә Бикчәнтәеваның «Әни сүзе» шигырен өйрәнү


Электрон журнал мәктәпкәчә белем, башлангыч һәм урта мәктәп, өстәмә белем педагоглары өчен чыгарыла. Педагоглар http://магариф.рф адресы буенча урнашкан әлеге журналда методик эшкәртмәләрен, дәрес планнарын, мастер-классларны һәм башка төрле эшкәртмәләрне бастыра ала.




МАГАРИФ.РФ педагогик журналында материалларын бастырган педагогларга махсус таныклык бирелә ала. Алар бу таныклыкны мәҗбүри яки ирекле рәвештә аттестация узганда файдалана ала. Таныклыкта эшнең атамасы, автор(лар)ның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, мәкалә басылган сайтның адресы, электрон журналның тәртип саны күрсәтелә.


“МАГАРИФ.РФ” рәсми теркәлгән массакүләм мәгълүмат чарасы булып тора. Андагы материаллар белән Интернетта магариф.рф адресы буенча танышырга мөмкин.


Педагоглар тарафыннан тәкъдим ителгән статьяларның педагогик журнал концепциясенә һәм тематикасына туры килүе зарур. Сездән оригиналь тикшеренү юнәлешендәге, методик материаллар, күзәтү характерындагы мәкаләләр һәм мәгариф өлкәсенә караган башка файдалы мәгълүмат көтеп калабыз.


Материалларны МАГАРИФ.РФ журналында бастыру — түләүсез. Бары тик таныклыкны әзерләү һәм таныклыкны авторга җибәрү өчен тотылган чыгымнар өчен генә түләргә кирәк булачак.


МАГАРИФ.РФ электрон журналында материал бастыру «Мәгариф» журналында материал бастыру белән бер түгел. Әлеге басмаларның эчтәлеге бер-берсеннән тулысынча аерыла. Журнал редакциясе бу мәйданчыкны ирекле рәвештә педагогик тәҗрибә уртаклашу өчен тәкъдим итә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ