Логотип Магариф уку
Цитата:

Матбугатка язылган саен чыршы да матурлана

«ТАТМЕДИА Чыршысы»н теләге булган һәркем бизи алачак. Әлеге оешманың төп бинасына урнаштырылган Яңа ел чибәренә беренче уенчыкларны акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин һәм «Татар...

«ТАТМЕДИА Чыршысы»н теләге булган һәркем бизи алачак. Әлеге оешманың төп бинасына урнаштырылган Яңа ел чибәренә беренче уенчыкларны акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин һәм «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәте идарәсе җитәкчесе Регина Кузнецова элде. Аңа кадәр исә җитәкчеләр журналистларны 2017 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышы белән таныштырды.


 

Газета-журнал укучылар кими, дисәләр дә, бу сүзләр Татарстанга кагылмый икән. Республика халкы 2015 елның беренче яртысына 1 миллион 301 мең данә матбугат чарасына язылган булса, бу ел башында әлеге сан 6 меңгә арткан. 2017 елга аны 1 миллион 320 меңгә җиткерергә исәплиләр. Регина Кузнецова әйтүенчә, Татарстан – иң күп укый торган төбәк. Республикада яшәүчеләр газета-журналларга узган елдагыга караганда активрак языла икән. Моңа «ТАТМЕДИА» агентлыгы белән «Татарстан почтасы» уздыра торган төрле акцияләр дә сәбәпчедер, бәлки.


Бүген исә яңа хәйрия проекты старт алды. «Язылу бүләк ит – 2017» (#ПодариПодписку2017, #ПодпискаБүләкИт2017) дип атала ул. Әлеге акциядә катнашучылар, бәйрәм чыршысын бизи-бизи, балалар һәм картлар йортларында тәрбияләнүче, вакытлы матбугатка язылырга мөмкинлекләре булмаганнарга киләсе яртыеллыкка республика басмаларына язылу бүләк итә. Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча килеп, мохтаҗларны нинди дә булса газет яки журналга яздыручылар үз автографлары куелган уенчыкны чыршыга элә. Андый киң күңелле, ярдәмчел кешеләр күбрәк булган саен «ТАТМЕДИА Чыршысы» да матуррак, бәйрәмчәрәк төс алачак. Акциянең барышын социаль челтәрләрдә #ПодариПодписку2017, #ПодпискаБүләкИт2017 хэштеглары ярдәмендә күзәтергә була. Бу проект ел башында гөрләгән «Якыннарыңны яздыр» (#ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких) акциясен дәвам итә. Хәер, республика районнарында ул әле дә бара һәм анда теләге булган һәркем катнаша ала.


Быелгы язылу кампаниясендә Татарстан халкына тагын бер үзенчәлекле бүләк әзерләнгән. 12 ноябрьдән 17 декабрьгә кадәр һәр шимбәдә «Татар Радиосы» һәм «БИМ радио» ди-джейлары ярдәмендә «Языл һәм радиосәлам юлла!» дип аталган проект эшләячәк. Радио хезмәткәрләре Казанның эре сәүдә үзәкләрендә вакытлы матбугатка язылучыларга якыннары, туганнарына сәлам юлларга, изге теләкләрен ирештерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу атнаның шимбәсендә «Татар Радиосы» – «Казан» агропаркында (иртәнге сәгать 9дан көндезге 12гә кадәр), «БИМ Радио» «Кольцо» сәүдә үзәгендә (көндезге сәгать 4тән кичке 7гә кадәр) эшләячәк. Шул рәвешле, Казан халкы һәм башкала кунакларына кибеттә йөргәндә газета-журналларга язылырга да, радио аша сәлам юлларга да мөмкинлек тудырыла.


Андрей Кузьмин республика халкына «Языл һәм телевизор от!» акциясе турында да онытмаска киңәш итте. Моның өчен 30 декабрьгә кадәр «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең кимендә 3 басмасына язылып, квитанция күчермәсен Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресы буенча яки podpiska@tatmedia.ru электрон адресына юлларга кирәк.


Ә һәр газет-журналны үз вакытында укучыларга ирештерүче почта хезмәткәрләре өчен аерым бәйге бар. Почтальоннарның иң-иңнәрен 15 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр акчалата бүләк көтә.



Фоторәсемнең чыганагы (видеодан скриншот): tatar-inform.ru
Видео: пресс-конференция о ходе подписной кампании на первое полугодие 2017 года в РТ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ