Логотип Магариф уку
Цитата:

Математикадан БДИ буенча минималь балл киметелде

Быел математика буенча минималь балл, дүрткә киметелеп, егермегә калдырылды.Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт порталы хәбәр иткәнчә, математика буенча минималь баллны төше...

Быел математика буенча минималь балл, дүрткә киметелеп, егермегә калдырылды.


Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт порталы хәбәр иткәнчә, математика буенча минималь баллны төшерүдә берничә фактор роль уйнаган.


Рус теле һәм математика фәннәреннән уздырылган бердәм дәүләт имтиханнары чыгарылыш сыйныф укучыларының белемнәрен объектив бәяләргә ярдәм итте. Әлеге нәтиҗәләр узган ел статистика мәгълүматларыннан аерылмый, дип белдерә ведомство сайты.


“Быел БДИ уздыруда төп максатыбыз имтихан алу процесссын мөмкин кадәр үтә күренмәле итү иде. Без үз максатыбызга ирештек. Имтихан нәтиҗәләре укучыларның белеме чынлыкта ничек булуын күрсәтте, ул бер ел эчендә сизелерлек арта да, кими дә алмый”, - диде әлеге ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов.


Математика буенча минималь баллны киметү нәтиҗәсендә, чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе, кулына өлгергәнлек аттестаты алып,  урта һөнәри белем бирү йортларына укырга керә алачак.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ