Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф өлкәсе зур югалту кичерде

Тагын бер кайгылы хәбәр килеп иреште. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Кукмара районы Олыяз урта мәктәбе директоры, “Россиянең иң яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кертелгән олы шәхес Гомәр Һашим...

Тагын бер кайгылы хәбәр килеп иреште. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Кукмара районы Олыяз урта мәктәбе директоры, “Россиянең иң яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кертелгән олы шәхес Гомәр Һашим улы ХАҖИЕВ вафат.


олыяз директор


“Зыялы, бераз гына хыялый, затлы кеше ул – Гомәр Һашимович. Милләтебезнең мәгърифәтен, мәдәниятен саклау, үстерү өчен күп көч салучы мөгаллимнең һәр сүзен йотлыгып тыңларлык. «Алтын йөрәкле кеше», «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре», «Россиянең баш туристы» титулларын йөрткән, Россия Федерациясе оборона министрлыгы тарафыннан «Актив эзләнү өчен» күкрәк тамгасы белән бүләкләнгән бу шәхеснең утыз өч елдан артык җитәкче булып эшләү дәверендә башкаларга җиткерерлек тәҗрибәсе дә, әйтер сүзләре дә байтак...” Әлеге юллар Гомәр Һашим улы белән “Мәгариф” журналисты үткәргән соңгы әңгәмәдән (“Югары рейтингны ничек сакларга?” – “Мәгариф” журналының август саны, 2018 ел).


Гомәр Һашим улы 1959 елның 2 гыйнварында дөньяга килгән. Олыяз сигезьеллык, Зур Сәрдек урта мәктәпләрен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтының табигый география факультетында белем ала. Аннан армия хезмәтен үтәп кайта. Туембаш мәктәбе директоры, Янил һөнәри лицее директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары булып хезмәт куя. 1994 елдан бирле ул Олыяз урта мәктәбенең алыштыргысыз директоры булды. Турыдан-туры аның тырышлыгы белән мәктәп әле күптән түгел генә яңа, заманча бинага күчте. Балаларга белем генә түгел, патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертте, бу эштә үзе үрнәк күрсәтте. Бу турыда соңгы әңгәмәсендә менә нәрсәләр сөйләгән иде ул: “Бүгенге көндә безнең алда торган мөһим бурычларның берсе – тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү. Патриотик тәрбия дигәндә, без балаларны мәктәптән милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп озатуны күз алдында тотабыз. Шул максаттан чыгып, дөрестән дә, зур эшләр башкарыла.


Мин үзем эзтабарлык эше белән Рафаэль Мостафинның «Өзелгән җыр эзеннән» дигән китабын укып чыккач кызыксынып киттем. Менә инде егерме биш ел «Хәтер» эзтабар отрядына кергән укучыларыбыз белән Новгород өлкәсендәге Мясной Бор авылы, «Үлем үзәне»нә барып, һәлак булган солдатларның җәсәдләрен эзләү белән шөгыльләнәбез. Күз алдына гына китерегез: тирә-якта сазлыктан башка берни юк. Без балалар белән әнә шундый шартларда экспедицияләрдә катнашабыз. Шунысын да әйтеп узу кирәк, анда бер генә елны да бармыйча калганыбыз юк. Укучыларыбыз юлга чыгарга атлыгып тора. Егерме биш ел эчендә 260 лап сугышчының җәсәде, биш медальон табылды, шуларның берсе – немец солдатыныкы.


Үзәк архив мәгълүматларына таянып, кайберләренең шәхесләрен ачыклый алдык. Берничә мәрхүм солдатның туганнарын табып, укучыларыбыз алар белән хат алыша. «Үлем үзәне»ндә генә түгел, туган авылыбыз Олыязда да сугышта булган кешеләрне, аларның туганнарын барлап, үзебезнең Хәтер китабын булдырдык. Сугыш чоры балаларыннан сораштырып, архивта казына торгач, хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргән дистәләгән каһарманнарыбызның кайда күмелгәнлеге ачыкланды.


Менә шундый эзләнүләрдә катнашып кайткан укучыларның беркайчан да начар юлга басмауларына тулы ышаныч бар. Алай гына түгел, без элегрәк тәрбиягә авыр бирелүче укучылар дип саналган балаларны алып бара һәм ул сәфәрләрнең аларга уңай йогынтысын күрә идек. Биредә ватанпарвәрлек хисләре генә түгел, кешенең эчке рухи халәте дә, дуслык, физик мөмкинлекләре дә сынала. «Дөньяда шулай яшәргә кирәк: үлгәннән соң да үлмәслек булсын», – дигән милләтебезнең бөек шәхесе, герой-шагыйребез Муса Җәлил. Патриотик тәрбияне яшь буын күңеленә сүз белән генә салып булмый. Аның өчен алар белән бергәләп башкарыла торган һәм нәтиҗәсе күренерлек гамәлләр кирәк. Олыяз эзтабарлары халкыбыз хөрлеге өчен башын салганнарны барлап, исемсез каһарманнар алдындагы бурычларын үти. Әлеге кыен, әмма кирәкле сәфәрләр барышында яшәү мәгънәсе барыбыз өчен дә тирәнрәк ачыла. Татар мәктәбенең бурычы да шул – милләтебезнең киләчәген яшәүнең мәгънәсен белемле һәм һөнәрле булуда, телебез, гореф-гадәтләребез сагында торуда күрерлек итеп тәрбияләү.”


Гомәр Һашим улы – Бөек Ватан сугышында ятып калган райондашларының исемнәрен мәңгеләштерү йөзеннән районның “Хәтер китабы”н чыгаруда башлап йөрүче һәм авторы да. “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “ТАССРның 90 еллыгы” һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.


Аның якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, рухы шат булсын. “Мәгариф” журналы редакциясе якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын ихлас күңелдән уртаклаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик актив, оптимист, үз эшен яратучы кеше иде. Авыр туфрагы җиңел булсын. Автор: Рифат

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ