Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф. Татар теле» журналының чираттагы саны дөнья күрә

БУ САНДА✓ Милли мәгариф өлкәсендәге мөһим казанышларыбыз✓ Игътибар үзәгендә – төп дәүләт имтиханы✓Мониторинг тикшеренүләренә әзерләнәбез✓ «Укырга өйрәтүне II сыйныфка калдырырга ярамый»✓Рус телле тәрб...

БУ САНДА
✓ Милли мәгариф өлкәсендәге мөһим казанышларыбыз
✓ Игътибар үзәгендә – төп дәүләт имтиханы
✓Мониторинг тикшеренүләренә әзерләнәбез
✓ «Укырга өйрәтүне II сыйныфка калдырырга ярамый»
✓Рус телле тәрбиячеләребез дә татарча сөйләшә
✓ «Бер үк гыйбарәләрне гел кабатлап тору – сөйләмебезнең фәкыйрьлеге ул...» һ.б. файдалы язмалар.
 
«Мәгариф. Татар теле» журналының яңа санында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов республика укытучыларын яңа уку елы башлануы белән котлый һәм милли мәгариф өлкәсендәге мөһим казанышларыбыз белән уртаклаша.
Шулай ук бу санда татар теленнән төп дәүләт имтиханнарына бәйле мәсьәләләр, проблемалар һәм нәтиҗәләр яктыртыла, чөнки 2015 елда ТДИны 12 укучы тапшырса, 2016 елда аны 1462 укучы сайлаган.
2016 елда тапшырылган ТДИ нәтиҗәләре белән  татар теленнән ТДИ предмет комиссиясе рәисе Гөлназ Мөгътәсимованың  «ТДИга әзерләүнең үз системасын булдыру зарур» язмасында таныша аласыз.
Шулай ук төп дәүләт имтиханының нәтиҗәләре инфографикаларда яктыртыла.
Мөгаллимнәр укучыларын татар теленнән сынауга әзерләгәндә нинди кыенлыкларга очраганнар? Әлеге сорауларга җавап табар өчен без тәҗрибәле татар теле укытучылары арасында сораштыру үткәрдек. Бу турыда сез “Игътибар үзәгендә – төп дәүләт имтиханы” язмасында белә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ