Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф» журналы авторлары – Р.Фәхреддин премиясенең быелгы лауреатлары

Яшь буынны татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик мирасын тирәнтен өйрәнү һәм шулай ук мәгариф хезмәткәрләренә, коллективларга рухи, матди яктан теләктәшлек күрсәтү макса...

Яшь буынны татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддиннең педагогик мирасын тирәнтен өйрәнү һәм шулай ук мәгариф хезмәткәрләренә, коллективларга рухи, матди яктан теләктәшлек күрсәтү максатыннан, Татарстан Министрлар Кабинеты 2005 елда Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясен булдырган иде.


 

Гадәт буенча бу премияләр ике елга бер тапкыр мәгариф һәм фән өлкәсендә тирән белем, рухи һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, халкыбызның телен, мәдәниятен саклауда, үстерүдә үзләреннән саллы өлеш кертеп, заман сулышы белән яшәгән могтәбәр милләтәшләребезгә, аерым педагогик коллективларга бирелә. Һәм менә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясенең быелгы лауреатлары мәгълүм булды. Һәм ул безнең өчен – «Мәгариф»журналының күпсанлы укучылары өчен – үтә дә сөенечле! Лауреатларның икесе дә – «Мәгариф» журналының иң актив авторлары! Кемнәр дип чамалыйсыз?



Әлбәттә, аларның берсе – Мамадыш районының Урта Кирмән урта мәктәбенең 32 еллык педагогик стажы булган, югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ринат Миңнегаян улы Хәйруллин. Чын мәгънәсендә, милли җанлы, новатор укытучы ул! «Мәгариф»тә дөнья күргән һәр язмасыннан заман сулышын ачык тоемлыйсың. 2016 елда журналыбызда басылып чыккан «Аттестация куркыныч түгел» (№2), «Хокук тәрбиясен бирүдә кейс-технологияләр» (№6), «Ни өчен яшь укытучылар мәктәптән китә?»(№10) дигән мәкаләләрен генә кабат күз йөртеп алыгыз әле бер. Күпме кыю фикер аларда! Тарих җене кагылган Ринатыбыз өч ел рәттән «Безнең иң яхшы укытучы» грантын откан иде инде. Тынгысыз хезмәте өчен ул инде моңарчы «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, «Казанның 1000 еллыгына медале, Татарстан Дәүләт Советының Рәхмәт хаты, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән иде. Ринат Хәйруллин – Татарстан һәм Россия журналистлар берлекләре әгъзасы, Мамадыш район газетасының Дм.Крещенов исемендәге премиясе иясе. Аның Мәгарифне үстерү институты тарафыннан нәшер ителгән «Гасырларга илтер тарихым бар» дигән методик кулланмасын да республикабыз укытучылары үз эшләрендә бик теләп куллана. Һәм менә Ринат Миңнегаян улы Татарстан Министрлар Кабинеты боерыгы белән Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясенә лаек дип табылды.



Әлеге премиягә быел шулай ук икенче актив авторыбыз – Чаллыдагы 79 нчы лицейның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ханә Хәйдәрҗан кызы Сөләйманова һәм Казандагы 27 нче татар гимназиясе дә лаек дип табылды.



Мәшһүр галимебез Ризаэддин Фәхреддин премиясен яулаган быелгы лауреатларыбызны «Мәгариф» журналының барча укучылары исеменнән җиңүләре белән котлыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ