Логотип Магариф уку
Цитата:

2018 елны Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү тәкъдиме булды (ФОТО)

Әтнә районында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге IV республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Анда катнашучылар 2018 елны Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты.Әле...

Әтнә районында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге IV республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Анда катнашучылар 2018 елны Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү тәкъдиме белән чыкты.


тахир абый2


Әлеге конференциянең нәкъ менә Әтнә төбәгендә үткәрелүе бер дә гаҗәп түгел. Күренекле фәлсәфәче, тарихчы, дини ислахчы, мәгърифәтче, этнограф, археограф, шәркыят галиме һәм мөгаллим Шиһабетдин Мәрҗани тумышы белән шушы төбәкнең Ябынчы авылыннан. Мәшһүр якташларын зурлый, олылый белә әтнәлеләр. Ике елга бер тапкыр оештырылучы Ш.Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе дә нәкъ менә олуг мәгърифәтчебез исемен йөртүче Комыргуҗа урта мәктәбендә уза. Әлеге мәктәптә Шиһабетдин Мәрҗани музее эшләп килә. Ябынчы авылында Мәрҗанинең әтиләре нигезенә истәлек ташы куелган.


тахир абый


Мәрҗани исемен йөртүче конференция елдан-ел колачлырак итеп уздырыла. Быелгысында Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге мәдрәсә, «Мәгариф» журналы вәкилләре укучыларның һәм укытучыларның фәнни эшләренә төпле бәяләмәсен бирде. Конференңиядә, Әтнә районыннан тыш, Биектау, Арча, Кукмара, Теләче, Балтач, Саба төбәге мәктәпләре иҗатчылары, Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы студентлары катнашты. Алардан тыш, күрше Мари Иленең Морки районы Нурумбал урта мәктәбе укытучысы Гөлсара Хәтимуллинаның «Мәктәптә милли тәрбия» дигән темага чыгыш ясавы да әлеге конференциягә нур өстенә нур өстәде. Конференциядә катнашучылар «Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт», «Тукай иҗатында тәрбия мәсьәләләре», «Дөньякүләм танылган милләттәшләребез», «Төбәгебезнең танылган шәхесләре», «Танылган һәйкәлләр язмышы», «Милләт өчен тугры хезмәт итәм» дигән секцияләргә бүленеп эшләде.


тахир абый3


Чыгышларда халкыбызның шанлы тарихы, аның күренекле шәхесләре, Ш.Мәрҗани мирасы калку чагылыш тапты. Быелгы конференция моңарчы уздырылганнарыннан Тукай рухы белән сугарылган булуы белән аерылып торды. Бердән, ул сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее алдыннан узды, икенчедән, Әтнә Тукай ягы да бит әле. Нәкъ менә Әтнә районының Түбән Көек, Олы Мәңгәр, Каенсар, Бәрәскә, Күлле Киме, Олы Әтнә авыллары шагыйрь эзләрен саклый, өченчедән, Тукай заманында Мәрҗанине «мәгарифкә әүвәл башлап адым салган, милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» дип бәяләгән. Шуңа да Комыргуҗа мәктәбе укучыларының конференция кунаклары хөкеменә тәкъдим иткән әдәби-музыкаль презентациясе дә юкка гына «Тукай һәм Әтнә» дип аталмады шул.


Конференциядә катнашучылар, тагын ике елдан мәшһүр мәгърифәтчебезнең тууына 200 ел тулуын күздә тотып, Бөтендөнья татар конгрессыннан 2018 елны Мәрҗани елы, ә 2017 елны әлеге юбилейга әзерлек елы дип игълан итсен иде дигән тәкъдим белән чыкты.


Таһир Сабирҗанов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ