Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»нең 105 еллыгына багышланган юбилей чаралары дәвам итә

Мәгарифне үстерү институтының актлар залында «Мәгариф» журналы редакциясе хезмәткәрләре Казан шәһәреннән һәм республика мәктәпләреннән җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашты. Әлеге...

Мәгарифне үстерү институтының актлар залында «Мәгариф» журналы редакциясе хезмәткәрләре Казан шәһәреннән һәм республика мәктәпләреннән җыелган татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашты. Әлеге эчтәлекле чараны Татарстанның Милли китапханәсе басманың юбилеена багышлап оештырды.DSC_0828


Очрашуда «Мәгариф»нең үткәне, бүгенгесе, киләчәге хакында бик күп матур сүзләр яңгырады, теләк-тәкъдимнәр әйтелде. Әлбәттә, бүгенге көндә һавада эленеп торучы иң катлаулы сорауларның берсе булган - мәктәпләрдә татар телен укытуның киләчәге тирәсендәге вәзгыять тә игътибардан читтә калмады. Югары Ослан районы Введенский Бистәсе төп гомумбелем бирү мәктәбендә күп еллар татар теле һәм әдәбияты укытучы Фәридә Зарипова бу турыда аерата ачынып сөйләде:


- Без инде хәзер пенсиядә. Ә менә яшьләр өчен борчылабыз. Күбесенең яшь балалары, ипотека, кредитлары бар. Алар бүген рәсем, география, яки башка фәннәр укытып торырга мәҗбүр. Ләкин бу бит вакытлыча гына чаралар. Киләсе уку елына ничек булыр, татар теле нинди күләмдә, кемгә укытылыр билгесез. Мин үзем 30 елдан артык “Мәгариф”не алдырып, укып барам. Журналдан үземнең эшемдә бик күп файдаландым. Әлеге редакция хезмәткәрләре беренчеләрдән булып, авыл укытучысына йөз белән борылдылар. Махсус бәйге игълан итеп, безгә эшләргә стимул тудырдылар. Бүген бит хаттә, укытучылар дөрес укытмаганга татар теле шушы көнгә төште дигән сүзләрне дә ишетергә була. Без бит эш атлары, безгә нинди программа, нинди методика буенча укытырга кушыла, шуны җиренә җиткереп үтибез.


DSC_0858 DSC_0857


Һәр заман үзенә күрә катлаулы һәм тарихта үзенә генә хас эз калдырачак. Без менә татар теленең язмышы хәл ителгән чорга туры килдек. «Мәгариф» журналы да татар матбугатының иң өлкән елъязмачысы буларак үзенең басма битләрендә дә, сайтында да әлеге теманы һәрдаим күтәреп, яктыртып тора.DSC_0862 DSC_0843 DSC_0839

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ